Accessibility links

«Мөселманнар гаепсезлеге» фильмы продюссеры төрмәгә утыртыла


Калифорния мәхкәмәсе «Мөселманнар гаепсезлеге» фильмы продюссерын бер ел төрмәгә хөкем итте. Никули Бэссли Накула буларак танылган Марк Бэссли Йосыф төрмәдән алдарак азат ителү тәртипләрен бозуда гаепләнә. Узган елны ул алдаулар өчен ике елга якынга төрәгә утыртылган иде, әмма быелның июнендә вакытыннан алдарак азат ителде. Аңа шарт буларак интернет белән кулланмау һәм бөтен җирдә үзенең дөрес исемен язу тора иде.

55 яшьлек мисырлы-копт Марк Бэссли Йосыф Калифорниядә яши. Быелның сентябрь азагында ул шартларны бозган өчен тоткарланды. Аерым алганда ул «Мөселманнар гаепсезлеге» фильмын эшләгәндә ул үз исемен кулланмаган.

Әлеге фильм интернетта чыккач күп кенә ил мөселманнары аңа протест белдерде. Кайбер илләрдә, шул исәптән Русиядә дә фильм экстремистик дип танылды.
XS
SM
MD
LG