Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дүрт тибетлы үз-үзенә ут төрткән


Ким дигәндә дүрт тибетлы Кытай хакимиятенең Тибеттагы сәясәтенә каршы үз-үзен яндырырга тырышкан. Бу хакта Тибеттагы Free Tibet хөкүмәтенеке булмаган оешма хәбәр итә. Алар мәгълүматларына караганда, Сычуань вилаятенең полиция бүлеге янында үзенә өч тибет монахы ут төрткән. Аның берсе – 15 яшьлек егет җан биргән, тагын икесе хастаханәгә озатылган. Шулай ук Синьхай вилаятендә 23 яшьлек хатын-кызның үз-үзен яндыруы хәбәр ителә.

Тибетның сөргендәге хөкүмәте мәгълүматларына караганда чәршәмбе көнне биш кеше үз-үзенә ут төрткән. Соңгы ике елда протест максатыннан дистәләрчә кеше үз-үзен яндырырга һәм аларның 60ы үлгән.

Бүген Пекинда Кытай компартиясенең корылтае ачылды.
XS
SM
MD
LG