Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:14

Татарлар Мәскәү Кремлен яуларга җыена. Җыр-бию белән


Татарстанның җыр һәм бию ансамбле 75 еллыгы уңаеннан 15 ноябрьдә Мәскәүнең Кремль сараенда концерт куя. Казанда юбилей концертлары опера-балет театрында 17-18 декабрьдә уза.

"Ансамбль кайный!" Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Айрат Хәмитов Мәскәүдә Кремль сараенда (элекке “Дворец съездов”) 15 ноябрьдә булачак юбилей концертына әзерлек барган бу көннәрне әнә шулай бәяләде. Бу көннәрдә ансамбльгә яңа киемнәр тегелеп бетеп килә, сәхнәдә күрсәтеләсе бөтен җыр һәм биюләр дә кабат-кабат шомартыла. Хәмитов сүзләренчә, Мәскәүдәге бу чыгыш гомердә бер генә була торган зур вакыйга, тамашачы алдында да, сәнгатькәрләр алдында да 75 еллык эшкә җитди хисап булып тора.

Тамашачы дигәннән, аларга Мәскәүдә билетларның әйбәт сатылуын хәбәр иткәннәр. Шулай ук Татарстан вәкиллеге дә ветераннарга, үсмерләргә бу концертка чакыру билетлары тараткан. "Ә билет бәясенә килгәндә, ул кыйбат түгел, бай булмаганнар да күрә алсын өчен махсус шулай эшләнде", ди Хәмитов. 5600 тамашачы сыешлы Кремль сараена билет бәяләре 400 сумнан алып 1500 сумга кадәр тора.

Айрат Хәмитов

Айрат Хәмитов

Игорь Моисеевның Халык бию ансамбле, Пятницкий исемендәге Рус дәүләт академия хоры, Кубан казаклары хоры бөтен коллективлары белән татарның җыр-бию ансамбле ирешкән уңышларны карарга килергә җыена. "Илчеләр, Русия мәдәният министрлыгы вәкилләре, башка күренекле шәхесләр дә булачак", ди Хәмитов. "Бу ансамбль өчен тарихи вакыйга, горурлык һәм шул ук вакытта җитди сынау да", дип янә кабатлый ул.

Мәскәү концертының беренче өлешендә ансамбльнең 70 еллыгы уңаеннан куелган "Җиде энҗе бөртеге" тамашасы күрсәтеләчәк. "Ул үзгәртелде һәм баетылды", ди Хәмитов.

Ансамбльнең хормейстеры, Татарстанның халык артисты Венера Гәрәева: “Бу тамашага татарның иң бөек җиде кыйммәте салынган, шуңа күрә ул үзенең актуальлеген беркайчан да югалтмаячак”, дип әйтә.

"Адәм баласының дөньяда яшәгән вакытта анага, туган җиргә мәхәббәте, туганлык-дуслыкны саклау, милләт казанышларын алдагы буыннарга җиткерү, нинди кул эше тота милләт аңа мәхәббәтне күрсәтү - бу тамашаның асылына салынган", ди Гәрәева.

Венера Гәрәева

Венера Гәрәева

Концертның икенче бүлегендә, ансамбльчә әйткәндә, гасыр буе башкарылып һәм җыелып килгән "алтын фонд"тагы иң яхшы җырлар һәм биюләр күрсәтеләчәк. Алар арасында "Зөбәрҗәт", Рөстәм Яхин көенә "Сорнай моңы", тезмә җырлар да бар. Бу тезмә җырларны ансамбльнең яшь хормейстры Нияз Гәрәев эшкәрткән. "Ул аларның яңгырашына, аһәңенә хилафлык китермичә заманча рух өрде", ди остаз.

Ансамбль 75 ел буе башкарган әсәрләрнең барысын да саклый. Репертуарда 200ләп җыр бар. Бу икенче өлештә тамашачы моннан 40-50 еллар элек сәхнә тоткан "Өммегөлсем", "Көймә килә"не дә ишетә алачак. "Бу икенче бүлекне халыкның алтынга тиң җырларын яңартып һәм чистартып халыкка кире кайтару дип тә әйтергә була. "Әллүки", "Тәфтиләү"ләр алар барсы да безнең репертуарда. Әмма көн саен бер төрле генә җырны башкарып торып булмый. Хәзер без Мәскәүгә яңарак програмның да бер өлешен алып барабыз", ди Гәрәева. Аның сүзләренчә, иң затлы әйберләр ансамбль оешып киткәч тә, 1937 еллардан соң эшләнгән. Ансамбльнең алтын фондында булган халык иҗаты әсәрләрен Гәрәева энҗе бөртегенә тиңли. Бу әйберләрне күз карасыдай саклаучы яшь буын үсеп килүенә дә сөенә.

"Җырларны хор өчен эшкәртә торган яшь дирижерыбыз бар. Ул татар егете, безнең консерваторияне бетергән, Мөслим районында үскән Нияз Гәрәев. Александр Ключарев һәм Әзһәр Абдуллиннар халык җырларын бер стильдә эшкәрткән булса, Гәрәев бу әсәрләргә заманчарак карый. Әз генә гармония үзгәрсә дә көй үзгәрми, җырның сүзләре дә үз урынында кала. Чөнки безнең төп максатыбыз - беренче чыганакта ничек булган, шулай саклап калу. Халык җырлаган кебек итеп беркем дә яңадан уйлап таба алмый. Хәзер без элекке заманнарда булган җырлардан яхшырак фольклор җырларын таба алырбыз дип уйламыйм", диде Гәрәева.

Раилә Гарипова

Раилә Гарипова

Әле беркем дә күрмәгән дип әйтергә була, Балтач ягындагы “Сасна чабатасы”биюен беренче тапкыр Мәскәү тамашачысы манзара кылачак. Татарстанның халык артисты, ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова: “Аның исеме генә "чабата"лы, мин 35 ел ансамбльдә эшләү дәверендә беркайчан да биючеләргә чабата кидермәдем, татар чабата кимәгән, чабата киеп биючеләрне кискен тәнкыйтьлим”, ди. "Сасна чабатасы" Балтач, Әтнә ягы татарларының кичке уеннарында, төрле мәҗлесләрдә башкарылган халык биюенә нигезләнгән. Гарипова сүзләренчә, ул яклардагы яшьләр дә бу биюне белә. “Сасна чабатасы”н ике тапкыр Балтачта күрсәткәннәр инде, халык бик ошаткан. Мәскәү тамашачысы күңеленә хуш киләчәгенә дә шикләнми остаз.

Биюләргә килгәндә, Мәскәүдә ул, инде тарихи дип тә әйтергә була, алтын фондка кергән биюләрнең күрсәтеләчәген әйтә. Алар арасында "Казан кызлары" да, "Егетләр биюе" дә, "Гармун-гармун"да, Самар татарларының бию үрнәге булган "Ярмәк вагы", Фәйзи Гаскәревнең "Шома бас"ы һәм башкалар да бар.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ансамбльнең юбилее уңаеннан 10 миллион сум грант бирергә карар итте. Бу акчаның бер өлеше Мәскәү концертын үткәрү өчен тотылачак. Кремль сараен арендага алу гына 1 миллион 260 мең сум тора. Аның өстенә ут, тавыш җайланмалары һәм сакчыларга түләүне дә кушсаң, ансамбль мөдире Юрий Жуков сүзләренчә, чыгымнар 2,5 миллион сумга җыела. Президент биргән акчаның бер өлешенә ансамбль яңа уен кораллары алачак.

Ансамбльнең 75 еллыгына багышланган юбилей концертлары Казанда 17-18 декабрьдә опера һәм балет театрында узачак. Айрат Хәмитов бу концертка билетларның сатылып беткәнлеген әйтә.

Хәмитов май аенда Азатлыкка әңгәмәдә ансамбльнең әлеге олы юбилее уңаеннан үз вакытында Шәһри Болгарда төрле кыйтгаларны бәйләгән базар турында “Ага базар” тамашасын сәхнәгә куярга җыенуларын белдергән иде. Ансамбль бу нияттән баш тартмаган. Инде эшләр башланган. “Ул гадәти сәхнә тамашасы түгел, ә урамда күрсәтеләчәк зур манзара булачак, җәйгә әзерләп бетерергә җыенабыз”, диде Хәмитов.

****

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 1937 елда Татарстан Республикасының музыкаль мәдәниятен үстерү һәм пропагандалау максатыннан оештырыла. Шул ук 1937 елны хөкүмәт карары нигезендә филармониядә хор студиясе – И.В.Грекулов җитәкчелегендәге Дәүләт хор капелласы барлыкка килә. Ярты ел үткәч ул ТАССРның җыр һәм бию ансамбле итеп үзгәртелә. 1991 елдан башлап Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле мөстәкыйль эшли башлый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG