Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар сәнгатен сөючеләр Семейдә җыелды


2-4 ноябрь көннәрендә Казакъстанның Семей шәһәрендә унөченче мәртәбә “Көзге Иртыш моңнары” фестивале үтте. Ул Татар сәнгать мәктәбенең 20 еллыгына һәм 12 ел буена фестиваль кысаларында оештырылган бәйгеләрнең жюри рәисе булган, быел сентябрь аенда бакыйлыкка күчкән Олег Джанияров истәлегенә багышланган иде.

Семей шәһәренең Татар сәнгать мәктәбе Казакъстанда гына түгел, Татарстаннан читтә мондый юнәлештәге бердәнбер уку йорты булып санала. Семей Татар үзәге тырышлыгы белән ул 1992 елның 20 октябрендә Татар хор музыка мәктәбе буларак ачыла. Музыка мәктәбе белән ачылганнан алып бүгенге көнгә кадәр казакъ җирендә татар мәдәниятен әйдәп баручы Габдулхак Ахунҗанов җитәкчелек итә.

Башта мәктәпнең үз бинасы булмый, дәресләр үткәрү өчен шәһәрнең балалар һәм яшьләр иҗаты йортында бер бүлмә бирелә. Әлбәттә, бер генә бүлмәдә эшләү кыен була. Татар хор музыка мәктәбе җитәкчелеге һәм ата-аналар күп мәртәбәләр бина сорап шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать итәләр. 1995 елның 16 августында аларның үтенече өлешчә канәгатьләндерелә: Татар хор музыка мәктәбенә Академик Павлов урамының 84нче йортында урнашкан ике катлы бина бирелә. Дөрес, йөз елга якын элек салынган бу йорт инде шактый таушалган була, мәйданы артык зур булмый – 204 квадрат метрны тәшкил итә. Аңа карамастан, биредә 139 бала шөгыльләнә.

Уңышлар да озак көттерми. Мәктәп укучылары Алма-атада, Семейдә, Казанда һәм башка шәһәрләрдә үткәрелгән төрле сәнгать бәйгеләрендә катнашып, алдынгы урыннар яулыйлар, лауреатлар булалар.

1997 елны Семипалатински һәм Көнчыгыш Казакъстан өлкәләрен кушу сәбәпле, мәктәп алдына ябылу куркынычы килеп баса. Бары тик Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевнең Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаевка шәхси мөрәҗәгате нәтиҗәсендә мәктәп ябылмый, Татар сәнгать мәктәбе дип үзгәртелә һәм мөстәкыйль юридик затка әйләнә. Биредә хәзер 150гә якын бала музыка буенча белем ала. Әмма бюджет исәбенә 101 баланың гына укуы финанслана.

Оешканнан бирле Татар сәнгать мәктәбе уңышлы эшләп килә. Аны тәмамлаучылар һәм хәзерге көндә мәктәптә шөгыльләнүчеләр: Дамир Солтанов, Руслан Тураев, Елнур Тохтаргазин, Диаз Мөслимов, Дания һәм Альбина Хәйбуллиналар, Варвара Семенова, Тимур Абдикеев, Эльдар Абдулов һәм башкалар Казакъстанда, Татарстанда һәм кайбер чит илләрдә оештырылган төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Араларында гран-при бүләге ияләре дә бар.

“Көзге Иртыш моңнары” фестивале

Семей шәһәрендә 2000 елдан бирле “Көзге Иртыш моңнары” фестивале үткәрелеп килә. “Быелгы фестиваль 13нчесе булды. Әллә дөрестән дә 13 саны кире сан булдымы, фестивальгә әзерлек зур авырлык белән барды. Хөкүмәттән акча бөтенләй бирелмәде, химаячеләребезнең да күбесе финанс хәлләре начарланып китү сәбәпле, алдан ниятләгән суммаларын бирә алмадылар яки бөтенләй бирмәделәр. Чыгымнарның күбесен үз гаиләмә һәм дусларыма күтәрергә туры килде. Әмма авырлыкларга бирешмәскә, аларны үткәреп җибәрә белергә кирәк”, ди Габдулхак Ахунҗанов.

Төрле проблемнар булып торуга карамастан, Татар мәдәният үзәге активистлары һәм Татар сәнгать мәктәбе укытучылары тырышлыгы белән башкалары кебек быелгы фестиваль дә оешкан төстә һәм күтәренке рухта үтте.

Фестивальнең узу урыны

Быелгы фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар саны 500дән артык булды. Алар Казакъстанның Алм-ата, Астана, Семей, Уральски, Усть-Каменогорски, Актүбә, Атырау шәһәрләреннән, Русиянең Новосибирски, Омски, Тубыл, Красноярски шәһәрләреннән һәм Татарстаннан килгән иделәр. Семей шәһәре катнашучылары, асылда, Татар сәнгать мәктәбеннән булдылар.

Быел фестивальнең үткәрү һәм кунакларны урнаштыру урыннары үзгәрде. 13 елга беренче мәртәбә чит шәһәрләрдән килгән катнашучыларны һәм кунакларны Семейдән 19 чакрым ераклыкта булган “Төзүче” ял итү - сәламәтләндерү үзәгендә урнаштырдылар. Фестиваль кысаларында оештырылган барлык чаралар да, бәйгеләр дә әлеге үзәктә узды. Бер урында яшәү катнашучыларга һәм кунакларга үзара аралашу һәм тәҗрибә уртаклашу өчен уңай булды.

Фестиваль башлану

Унөченче “Көзге Иртыш моңнары” фестивале Татар сәнгать мәктәбе балалары һәм укытучылары концерты белән башланып китте. Укытучылар һәм 3 яшьтән 20 яшькәчә булган балалар үзләренен җырлау, бию, төрле уен коралларында уйнау осталыкларын күрсәттеләр.

Концертта төрле елларда Татар сәнгать мәктәбен тәмамлаган һәм җыр, музыка сәнгатендә зур уңышларга ирешкән элеке укучылар да катнашты. Аларның чыгышы фестивальдә катнашучы яшь талантлар өчен үрнәк булды дисәк, ялгыш булмас.

Тәбрикләүләр

Концерт барышында Татар сәнгать мәктәбен 20 еллык юбилее белән тәбрикләүләр барды. Рәсми тәбрикләүләр дә булды. Аларның кайберләрен санап киткәндә: Көнчыгыш Казакъстан төбәге хакимияте җитәкчесе урынбасары, Казакъстанның татар-башкорт этно-мәдәни берләшмәләр ассоциациясе рәисе Тәүфик Кәримов, Көнчыгыш Казакъстан төбәге халыклары ассамблеясы шурасы җитәкчесе Еркимбек Аязбаев, Семей шәһәре мәгариф бүлеге хезмәткәре Николай Пивкин Һәм башкалар.

Концерт барышында Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиевнең Татар сәнгать мәктәбенә җибәргән тәбрикләү хаты укылды. Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ренат Закировның тәбрикләү һәм рәхмәт хатларын Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров тапшырды.

Татар сәнгать мәктәбен Семей шәһәренең Халыклар дуслыгы ассамблеясы каршында эшләүче казакъ, рус, үзбәк, славян милли үзәкләр вәкилләре тәбрикләде. Алар татар сәнгать мәктәбенең һәм Татар мәдәният үзәгенең үрнәк булып торуы, татарлар белән кулга-кул тотынып эшләүләре турында сөйләделәр.

Аннары сәхнәгә Новосибирски, Красноярски, Омски, Тубыл шәһәрләреннән килгән кунаклар күтәрелде. Алар да Татар сәнгать мәктәбен юбилее белән тәбрикләделәр, мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырдылар.

Танышу кичәсе

Концерт тәмамланганнан соң танышу кичәсе башланды. Кичә барышында фестивальгә килгән һәрбер коллективка сүз бирелде. Алар үзләренең башкарган эшләре турында сөйләделәр, җыр яки бию жанрында осталыкларын да күрсәттеләр.

Бәйгеләр

Узганнарындагы кебек, быелгы фестиваль барышында да җыр, бию, нәфис сүз, инструменталь жанр буенча бәйгеләр оештырылды. Яшь буенча катнашучылар 6 төркемгә бүленгән иделәр. Шунысы кызыклы: иң яшь катнашучыга 3 яшь булса, өлкәннәр арасында 75, хәтта 80 яшьлекләр дә бар иде.

Бәйгеләр көн буена диярлек дәвам итте. Катнашучыларның башкару осталыкларын составында сәнгать белгечләре һәм төрле шәһәрләрдән килгән кунаклар булган мәртәбәле жюри бәяләде.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, 2000 елдан 2011 елга кадәр фестивальнең алыштыргысыз жюри рәисе итеп Казакъстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор, иҗтимагый хәрәкәт активисты Олег Джанияров билгеләнә иде. Быел сентябрь аенда аның якты дөньядан китүе сәбәпле, 13нче фестивальнең жюри рәисе итеп Семей Татар сәнгать мәктәбен тәмамлаган, күп кенә халыкара бәйгеләрдә Гран-при һәм беренче урыннар алган баянчы, хәзерге көндә Астанада, Казах милли сәнгать университетында эшләүче педагог, доцент Дамир Солтанов билгеләнде.

Йомгаклау концерты барышында ул, сәхнәгә чыгып, фестивальгә килгән катнашучыларга, кунакларга, тамашачыларга рәхмәтле булуын белдерде, фестивальнең төрле төбәкләрдә яшәүче татарларны берләштереп торучы зур чара булуы турында әйтте.

Бәйгеләр тәмамланганнан соң һәр номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде, аларга дипломнар, бүләкләр тапшырылды. Бәйгеләрнең барлык жанрларында һәм номинацияләрендә беренче урынны яулаган катнашучылар фестивальнең йомгаклау концертына сайланды.

Йомгаклау концерты

Йомгаклау концерты Абай исемендәге Өлкә дәүләт драма театрында барды. Тамашачылар зал тутырып килгән иделәр. Анда татарлардан тыш, казакъ, рус һәм башка милләт вәкилләре дә булды. Шул сәбәпле, концертны алып бару һәм чыгышлар татар, казакъ һәм рус телләрендә булды.

Йомгаклау концерты барышында фестивальдә җиңүчеләр белән беррәттән кайбер кунаклар да чыгыш ясады. Алар: Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров, Новосибирски Өлкә татар мәдәният үзәге җитәкчесе, һәвәскәр җырчы Рауза Тихомирова, Семей татар сәнгать мәктәбен тәмамлаган, хәзер Новосибирски консерваториясендә белем алучы музыкант Дания Хәйбуллина, төрле халыкара конкурслар лауреаты, баянчы Руслан Тураев һәм башкалар.

Семей Татар сәнгать мәктәбе нәниләре чыгышлары тамашачылар күңеленә аеруча хуш килде. “Борчаклар”, “Гөрләвек” төркеме балалары кайнар алкышларга күмелде.

Катнашучылар фикере

Фестиваль тәмамланганнан соң кайбер катнашучылар һәм кунаклар аңа карата фикерләрен белдерделәр. Укучылары белән Алма-атадан килгән педагог-композитор, “Сарман-Бул-бул” ансамбле җитәкчесе Галимҗан Тәмендаров “Быелгы фестиваль элекеләреннән яшьләрнең һәм балаларның күп булуы белән аеруча аерылып тора”, - диде.

Бәйгеләрнең жюри рәисе Дамир Солтанов фестиваль уңышлы үтте дип саный. Ул үзенең кайбер теләкләрен дә җиткерде. “Фестиваль мәгълүмат чараларында киңрәк яктыртылса, махсус сайты булдырылса, хөкүмәт ягыннан игътибар һәм ярдәм күбрәк булса, эш тагын да уңышлырак барыр иде,” ди Дамир Солтанов.

Семей Педагогия институты профессоры Гөльфия Абубакир кызы оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәтле булуын белдерде, изге теләкләрен җиткерде.

Казах милләтеннән булган яшь җырчы Эльдана Таурбаеваның дәү әнисе “Татар сәнгать мәктәбенең эшчәнлеге безнең өчен үрнәк булып тора,” диде.

Башкалар да “Көзге Иртыш моңнары” фестивален оештыручыларга һәм Татар сәнгать мәктәбендә эшләүчеләргә рәхмәт әйттеләр, мәктәп эшләп торуын, төрле дәрәҗәдәге фестивальләр киләчәктә дә оештырылып торсын иде дигән теләкләрен белдерделәр.
XS
SM
MD
LG