Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иркутскида “Мөселман киносы көннәре” узачак


23-24 ноябрьдә Иркутски җәмигъ мәчетенең 115 еллыгы кысаларында “Мөселман киносы көннәре” уза.

Аны шәһәр хакимияте һәм Байкал дәүләт университеты ярдәмендә “Байкал дулкыны” татар-башкорт яшьләр үзәге оештыра.
Чараның максаты булып ислам һәм мөселманнар турында күбрәк мәгълүмат җиткерү, кино аркылы җәмәгатьчелекне мөселманнарга якынайту, шулай ук төрле милли һәм дини вәкилләр арасында мәдәни багланышларны арттыру тора.

Иркутски халкы Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә җиңгән Иран, Индонезия, Үрдүн фильмнарын карый алачак.
XS
SM
MD
LG