Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа "Нур" татар театры юбилеен билгели


"Нур" театры артистлары башкаруында спектакльдән күренеш
"Нур" театры артистлары башкаруында спектакльдән күренеш

Уфа “Нур” татар дәүләт театры бу көннәрдә үзенең берьюлы өч юбилеен билгели. Театрның яңадан ачылуына 20 ел тулды. Шул ук вакытта аны узган гасыр башында оештыручыларның берсе Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның тууына 120 ел тулды. Ә Башкортстанда беренче татар милли театры барлыкка килүгә 100 ел. Шушы уңайдан 9 ноябрь көнне “Нур” театрында “Өч бәйрәм бергә” исемле зур бәйрәм булып үтте.

Татар милли сәнгатенә яңадан 20 ел элек кенә әйләнеп кайтуына да карамастан, “Нур” театры Башкортстанның башка театрлары арасында үзенең абруйлы урынын тапты инде. Әйе, әле 20 елын гына билгеләсә дә, “Нур” театрының тарихы XX гасыр башына барып тоташа. Ул үз эшчәнлеген 1912 елда Уфада башлап җибәрә.

“Нур”ның рухи чишмәсе башында татар хатын-кызларыннан беренче һөнәри артистка Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская тора. Ләкин ватандашлар сугышы чорында, тиешле шартлар булмау сәбәпле, труппа таркала. Шулай да “Нур”ның балкышы сүнми, атаклы шәхесләрнең рухи мирасын дәвам итеп, 70 елдан соң яңадан кабына ул. 1989 елда театр тергезелә һәм башта студия буларак эшли башлый. Ә 1991 елда дәүләт театры дәрәҗәсен алып, үз эшчәнлегендә яңа чорга аяк баса “Нур”.

Резедә Фәхруллина
Резедә Фәхруллина
Театрның беренче көннәреннән үк аңа тугры калган талантлы артистлар байтак. Шулар арасында Марат Исхаков, Мәхмүт Фатыйхов, Резедә Фәхруллина, Рәсимә Гайфуллина, Гөлназ Мөхәммәдиева, Дамира Сәетова, Резеда Зарипова, Альберт Шәрәфетдинов һәм башка яшь артистларны атарга мөмкин. Аларның һәммәсе хәзер халык артисты һәм атказанган артист исемнәрен алды инде. Театр ел саен 4-5 яңа премьера әзерли. Шулай итеп 20 еллык тарихында “Нур” репертуарында 90нан артык спектакль уйналды.

Театрның сәнгать эшчәнлеге яңа спектакльләр әзерләү белән генә чикләнми. Анда күпкырлы талант ияләре иҗат итә: кайсы җырга-биюгә маһир, кайсы музыка коралларында бик оста уйный. Шуңа күрә дә алар өлкәннәргә дә, балаларга да аерым-аерым концертлар, шаян тамашалар һәм чыршы бәйрәмнәре оештыра.

Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрының тагын бер игелекле башлангычы бар. Биредә берничә ел элек балалар иҗат студиясе ачылды һәм үзенең беренче спектаклен сәхнәгә куйды. Татар балалары сәхнәгә куйган беренче әсәр “Мактанчык әтәч” дип аталды. Хәзер дә яңа премьералар әзерләнә.

Балаларның сәнгать студияләренә малайлар белән кызларны сайлап алу кастинг аша оештырыла. Нәтиҗәдә, “Нур” театры җитәкчелеге ике студия ачты. Аның берсе театр сәнгате осталыкларына өйрәтсә, икенчесе бию юнәлешләрен үз эченә ала.

Студияләр үзләре дә берничә юнәлешкә бүленә. Мисал өчен, анда “Актерлык осталыгы”, “Сәхнә сөйләме”, “Вокал”, “Сәхнә хәрәкәтләре”, “Классик һәм халык биюләре”, Джаз биюләре”, “Импровизация” кебек сыйныф-төркемнәрдә шөгыльләнү каралган.

Әбелхәер Сафиуллин(с) һәм Урал Гыйрфатуллин
Әбелхәер Сафиуллин(с) һәм Урал Гыйрфатуллин
Театр директоры Урал Гыйрфатуллин сүзләренчә, студияләрдәге төркемнәргә осталык дәресләрен бирү өчен һөнәри педагоглар чакырыла. Алар балаларга һәм үсмерләргә актерлык осталыгы серләрен дә төшендерә, биергә, җырларга да өйрәтә.

Шулай “Нур”да шөгыльләнгән балалар үзләренең берничә айга сузылган иҗади эшенең йомгагын тамашачыларга тәкъдим итә. Тамашачыларның күпчелеге, әлбәттә инде, балаларның әти-әниләре, әби-бабайлары һәм башка туганнары.

Шулай итеп, 9 ноябрь көнне “Нур” театры “Өч бәйрәм бергә” дип аталган тантана оештырды. Җырлы-моңлы бәйрәм кичәсендә театрның барлык актерлары да катнашты һәм чыгыш ясады. Иң матур спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде, моңлы җырлар яңгырады, дәртле биюләр башкарылды искитмәле матур тамашада.
XS
SM
MD
LG