Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Апанайлар нәселе очрашты


Казанда Апанайлар нәселе очрашты
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:52 0:00

Казанда Апанайлар нәселе очрашты

8 ноябрьдә Казанның Апанай мәчетендә Апанаевлар нәселе вәкилләренең очрашуы узды.

Чара атаклы татар мәгърифәтчеләре, сәүдәгәрләре, мөгаллимнәре, имамнары, җәмәгать эшлеклеләре Апанаевлар нәселе хөрмәтенә Коръән уку белән башланды. Мәҗлесне, әлеге очрашуны оештыручы да булган “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмирә Әдиятуллина алып барды.

Очрашуда төп чыгышны ясаган галимә Тәэминә Биктимерова, Апанаевлар нәселе башкарган эшләргә тукталып, аларның татар халкының иҗтимагый, мәдәни, хәйрияви тормышына керткән рольләрен билгеләп үтте.

“Татарстаныбызда, Казаныбызда Апанаевлар кебек милли мәгарифебезгә, милли хәрәкәтебезгә, фәкыйрьләребезгә ярдәм оештырган хәтле куәтле нәсел юк. Апанаевларның барысы да безнең аерым дәүләт булып яшәвебез турында хыялланган”, дип белдерде ул чыгышында.
XS
SM
MD
LG