Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Лондон татарлары да Татарстанга бер үрнәк була ала"


Читтәге татарлар берләшкәндә Миңнеханов моны Татарстанда да күрергә тели дигән хис калды, ди президент белән Лондонда очрашкан Дамир Елизаров.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов барган һәр урынында җирле татарлар белән дә очрашуны гадәткә кертте.

Бу көннәрдә Британия башкаласы Лондонга булган сәфәренең көн тәртибе тыгыз булуга карамастан, Миңнеханов һәм тагын берничә Татарстан вәкиле Лондонда яшәүче татарлар белән очрашты.

“Өметләр акланды. Очрашу вакытында Рөстәм Миңнеханов үзен республика халкы һәм бөтен татарларны кайгырткан, барысы турында да яхшы хәбәрдар булуын күрсәтте. Сөйләшүне нәрсәдән башларга, кешене кызыксындыра белә”, диде очрашуда катнашкан Дамир Елизаров.
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:45 0:00
йөкләү

Лондон татарлары Европаның башка илләрендәге татарлардан шуның белән аерыла, Британия башкаласына халык килә һәм китә. Бу татарларга да кагыла. Биредә Татарстаннан “Алгарыш” программасы белән укучы студентлар, үз юллары белән килүче татарлар бар. Аларның күбесен Британия татарлары ассоциациясе берләштерә. Быел Лондонда беренче сабантуе узды.

“Баянчыбыз бар иде, баян таба алмадык. Шунда Татарстаннан ярдәм сорагач, Казаннан милли киемнәр, баян җибәрделәр. Миңнеханов белән очрашуда татарча китаплар, милли инструментлар сорадык. Бу атнада менә татар теленнән икенче дәрес булачак. Җыр һәм бию түгәрәген оештырырга телибез. Президент шунда ук моны исәпкә алырга һәм үтәргә кушты. Татарстан боларны эшләячәк, иманым камил”, диде Миңнеханов белән очрашудан рухланган Дамир.

Татарстан президенты бер көндә бик күп эшлекле очрашуларда катнашырга тиеш булганга, аның киеме һәр урынга ярарлык матур һәм затлы иде, дип искә ала Дамир. Миңнеханов тирәсендәге кешеләрнең күпчелектә яшьләр булуы игътибарны җәлеп итә.

“Татарстан һәм татар дөньясы, берләшик!”

Лондон татарлары белән очрашуның максаты - татарларны үзара берләшүгә этәрү, дигән Миңнеханов.

“Минемчә, Миңнеханов дөньядагы бу соңгы юнәлешне яхшы чамалый һәм аны үзе дә алга сөрә. Европада да татарлар берләшү омтылышлары ясый, быел менә Ригада Европа татар яшьләренең корылтае узды (анда Дамир үзе дә катнашты. - А.К.). Читтәге татарларның шушы омтылышы Татарстан өчен дә үзенә күрә бер үрнәк, аларга да милләтне саклау мәсьәләсендә үзара якынрак булырга кирәк дигәндәй. Без Татарстанга читтән карыйбыз бит. Рөстәм Миңнеханов та читтәге татарлар белән очрашып безнең рухны, энтузиазмны Татарстанга алып кайтырга тели кебек күренә”, диде Дамир.

Миңнеханов Лондонда татарлар белән очрашты
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:13 0:00
XS
SM
MD
LG