Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кушма Штатлар Сүрия качакларына $34 млн ярдәм җибәрә


Вашингтон – Кушма Штатлар хөкүмәте Сүрия качакларына 34 млн доллар ярдәм бүлергә карар итте.

Дәүләт департаменты белдерүенчә, бу һуманитар ярдәм якынлашып килүче кыш алдыннан җылы кием һәм юрганнар алу өчен бирелә.

Кушма Штатларның Сүриядә кораллы низаг башланганнан бирле качакларга биргән ярдәме 165 млн доллардан артты.
XS
SM
MD
LG