Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Бердәм Русия” фракциясенә яңа җитәкче сайланды


Мәскәү – “Бердәм Русия” фиркасенең Дәүләт думасындагы фракция җитәкчесе итеп Владимир Васильев сайланды.

Фракциянең шимбә көнне үткән утырышында “Бердәм Русия” депутатларының күбесе аның өчен тавыш бирде.

Моңа кадәр Васильев Думада депутатларның керемнәрен тикшерүче комитетны җитәкләде. Күптән түгел бу комитет оппозициядәге депутат Геннадий Гудковның депутатлык мандатын алырга карар иткән иде.

Фракциянең элекке җитәкчесе Андрей Воробьев шушы атнада Мәскәү өлкәсе губернаторы итеп билгеләнде.

Владимир Васильев Думаның рәис урынбысары урынына тәкъдим ителәчәк.

Ул арада бүгенге утырышта Дума рәисе Сергей Нарышкин “Бердәм Русия” фиркасенә керү ниятен белдерде. Фирканең Югары шурасына керсә дә, ул әлегә партия әгъзасы түгел иде.
XS
SM
MD
LG