Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак Русия белән төзегән 4 млрд долларлык килешүдән бар тарта


Багдад – Гыйрак рәсмиләре Русия белән төзелгән 4 млрд доллар күләмендәге килешүдән бар тартырга карар итте.

Гыйрак премьер-министры Нури Әл-Мәликинең матбугат вәкиле Али Мусави сүзләренчә, бу карар “кооррупция шөбхәсе” аркасында кабул ителгән.

Килешү узган айда Әл-Мәликинең Мәскәүгә сәфәре вакытында төзелгән. Аның нигезендә Русия Гыйракка МиГ-29 һөҗүм очкычларын һәм ракета һөҗүменнән саклану системын сатарга тиеш булган.

Гыйрак парламентының иминлек һәм саклану комитеты әгъзасы Хәким Әл-Җамали сүзләренчә, Әл-Мәлики килешүне кабат тикшерергә кушкан һәм нәтиҗәдә аннан баш тартырга карар ителгән. Гыйрак рәсмиләренең кемнән шикләнүләре әлегә хәбәр ителми.
XS
SM
MD
LG