Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Күзләү идарәсе башлыгы Дэвид Петреус вазифасыннан китә


Вашингтон – Кушма Штатларның Күзләү идарәсе башлыгы Дэвид Петреус вазифасыннан китүен белдерде. Бу карарын ул никахтан тыш мөнәсәбәтләре булуы белән аңлатты. Петреус белдерүенчә, мондый вазгыятьтә ул үзен Американың Күзләү идарәсе башлыгы вазифасын башкарырга лаеклы дип санамый.

Американ президенты Барак Обама Петреусның чигенүен кабул итте, берүк вакытта аның эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм Американың соңгы чорда иң күренекле генералы дип атады.

Дэвид Петреус Күзләү идарәсе башлыгы итеп узган елның сентябрендә билгеләнде. Моңа кадәр ул Кушма Штатларның Гыйрак һәм Әфганстандагы гаскәрләрен җитәкләде.
XS
SM
MD
LG