Accessibility links

Кайнар хәбәр

ВВС башлыгы эштән китте


ВВС телерадиокорпорациясе җитәкчесе Дҗордҗ Энтуисл лорд Макэлпайнны педофилиядә гаепләгән ялган тапшырудан соң туган җәнҗал нәтиҗәсендә эштән китте.

Бу корпрорациядә соңгы вакытта туган икенче җәнҗал.

Радиобыз хәбәрчесе белдерүенчә, 2 ноябрь көнне ВВС Newsnight тапшыруында Уэллстагы балалар йортында элек тәрбияләнүче Консерватив партиядән бер югары сәясәтчене 70-80 елларда балалар йортында тәрбияләнүчеләрне башка кешеләр белән беррәттән сексуаль көчләүгә мәҗбүр итүен әйтте. Журналистлар бу гаепләүләр элекке премер-министр Маргарет Тэтчерның киңәшчесе – лорд Макэлпайнга каршы булуын ачыклады.

Чынлыкта бу гаепләүләр ялган булган, соңыннан аны элек балалар йортында тәрбияләнүче үзе дә таныды.

Ике айга якын элек ВВС башлыгы итеп билгеләнгән Дҗордҗ Энтуисл Newsnight тапшыруын мәгънәсез дип белдерде. Үзенең белдерүендә ул җитәкче буларак программалар эчтәлеге өчен җаваплы булуын һәм бу вәзгыятьтә эштән китүне намус эше дип санавын әйтте.
XS
SM
MD
LG