Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мьянмада җир тетрәүдә үлүчеләр бар


Мьянманың төньягындагы көчле җир тетрәүдә корбаннар һәм җимерекләр булуы хәбәр ителә.

Хакимият белдерүенчә, ике кешенең үлүе, биш кешенең хәбәрсез югалуы расланган. Бу Ирравади елгасы аша күпер төзүче эшчеләр булган. Җир тетрәү нәтиҗәсендә күпер җимерелгән. Кайбер авылларда өйләр ишелгән.

6,8 дәрәҗәдәге җир тетрәү Мьянмада халык саны күплеге нигезендә икенче урында торган Мандалай шәһәреннән 116 чакрым төньяктарак булган. Бу шәһәрдә ыгы-зыгы туган, өйләрдә ярыклар барлыкка килгән, әмма җимерекләр бик күп түгел.

Җир тетрәүләр шулай ук Кытай һәм Таиланд башкаласы Бангкокта да сизелгән.
XS
SM
MD
LG