Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:32

Аббас: Фәләстиннәр бу айда БМО генераль ассамблеясына мөрәҗәгать итәчәк


Фәләстин автономиясе җитәкчелеге Фәләстингә БМО каршында “күзәтүче” статусын бирүне сорап инде бу айда ук БМО генераль ассамблеясына мөрәҗәгать итәчәк. Бу бәйсезлекне тануга тагын бер адым булачак. Әлеге белдерүне автономия башлыгы Мәхмүт Аббас элекке Фәләстин җитәкчесе Ясир Арафат үлеменең сигез еллыгы чарасында әйтте.

Аббас сүзләренчә, чит илдән басымнар булуга карамастан фәләстиннәр бу адымга барачак.

Израил һәм АКШ халыкара җәмәгатьчелек Фәләстин дәүләтен бары Израил һәм фәләстиннәр арасындагы сөйләшүләр нәтиҗәләре нигезендә генә танырга тиеш дип Фәләстингә күзәтүче статусын бирүдән баш тарта.

Шулай ук Аббас белдерүенчә, агуланган дип шикләнелгән Ясир Арафатның мәетен тикшерүдә Русия, Франция һәм Швейцария белгечләре җәлеп ителәчәк.

XS
SM
MD
LG