Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:15

Казан хакимияте “Әл-Ихлас” мәчетенә пикет оештырырга рөхсәт бирмәгән


Мәчеттәге тентү вакытында

Мәчеттәге тентү вакытында

Бүген Казанның Г.Камал театры каршында “Әл-Ихлас” мәчете һәм “Гаилә” ислам үзәген саклап калу, хокук саклау оешмаларының нигезсез “бәйләнүләре һәм имамнарны эзәрлекләүгә каршы пикет узарга тиеш иде. Мәчеттә кизү торучы Эдвард Исмәгыйлев Азатлыкка әйтүенчә, пикетны уздыруга Казан хакимияте рөхсәт бирмәгән.

“Өч тапкыр мөрәҗәгать итеп карадык, төрле сылтаулар табып кире бордылар. Шуңа пикетка чыкмадык. Аны киләчәктә оештырырга уйлыйбыз”, диде ул.

Элегрәк Казан башкарма комитеты «Әл-Ихлас» мәчете мәхәлләсенә Җиңү паркында Корбан гаетенә багышланган бәйрәм чарасын уздырырга рөхсәт бирмәгән иде.

17 октябрь көнне «Әл-Ихлас» мәчетендә махсус хезмәтләр тентү уздырды. Бинага битлекләр һәм кораллар белән 10га якын хезмәткәр килгән. Хокук саклаучылар мәчет идарәсенең эшен тикшергән.

Мәчет 2005 елда Декабристлар урамындагы элекке җылыту корылмасы бинасында ачылган иде. Аның имамы Рөстәм Сафинны 2009 елда Русиядә экстремист дип табылган оешманың бүлеген ачкан өчен ике елга шартлы рәвештә хөкем иттеләр.
“Әл-Ихлас” мәчете Татарстан мөфтияте җитәкчелегендә саналмый.

XS
SM
MD
LG