Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:34

Бер ай элек Татарстанда Илдар Әбүзәров әсәренә нигезләнгән “Корбан-роман” фильмын төшерә башладылар. Режиссер Салават Юзиев төшергән фильм урыс телендә булачак.

Илдар Әбүзәров китап сөючеләргә “Хуш”, "Агробление по-олбански", “Мутабор” кебек әсәрләр аша таныш. 2011 елда ул “Корбан-роман” әсәре өчен дәрәҗәле Пушкин әдәби бүләгенә лаек булды.

Фильмда шактый танылган артистлар катнаша. Даниил Шиһапов, Эрнест Тимерханов, Роза Хәйруллина кебек русиякүләм билгеле исемнәр тамашачыларга яхшы таныш. Аларның барысын да бер үзенчәлек берләштерә: артистларда татар каны ага.

Мәскәүдән һәм Петербурдан чакырылган “йолдыз”лардан тыш, фильмда җирле актерлар да уйный. Мәсәлән, Татар Дәүләт опера һәм балет театры балеринасы Александра Елагина фильмда төп хатын-кыз ролен башкара. Шулай ук кадрда “Яңа гасыр” телеканалы алып баручысы Ләйсән Дусаеваны да күреп булыр. Ул Камилла ролендә.

Фильмны төшерү барышы

Фильмны төшерү барышы



Әсәрдә Польша татарлары тормышы тасвирлана. Романдагы геройлар – иҗат кешеләре. Барысы бергә биш егет һәм аларның дуслары – балерина. Балерина Марыся җитди авырып киткәч, егетләр Корбан бәйрәменә сыер корбан итәргә ният кылалар. Алар өчен бу чагыштырмача яңа эш була, ләкин шуңа карамастан милли тамырлар үзенекен итә. Дуслары Марысяның гомерен саклап калу өчен теләсә нинди чаралар күрүне дөрес дип табалар.

Әсәрнең сюжеты Польшадан Татарстанга күчерелгән

Режиссер Салават Юзиев әсәрнең сюжетын Татарстанга күчерергә ният кылган. Китапта төп герой юк, әмма фильмда ул бар. Скрипкачы Йосыф ролен Казанда туып-үскән, бүген Петербурда яшәүче актер Даниил Шиһапов башкара. Икенче бер герой китапта бөтенләй юк, ләкин режиссер тарафыннан фильмга яңа персонаж кертелгән – Йосыфның бертуганы Марсны чыгышы белән Уфадан булган Эрнест Тимерханов уйный. Марс та скрипкачы.

Марс һәм Йосыф икесе дә Татарстанда яши: берсе Рөстәм Әбәзев оркестрында, икенчесе симфоник оркестрда уйнап көн күрә. Ә балерина Марыся Татар Дәүләт опера һәм балет театрында бии.

Фильмны төшерү барышы

Фильмны төшерү барышы



Салават Юзиев өчен бу беренче тулы метрлы фильм. Моңарчы сәнгатькәр үзен драматург булып та сынап караганы булды. Аның әсәре буенча куелган “Ут күршеләр” спектакле бүген Камал театры сәхнәсендә бара. Кино сөючеләргә Юзиев иҗаты “121”, “Фәридә”, Ногайбәкләр юлы” дигән кыска һәм документаль фильмнары аша таныш. Әмма режиссер бу фильмны алга китеш дип бәяли.

Салават Юзиев

Салават Юзиев

“Фильмның мәгънәсе корбан итүдән гыйбарәт. Без гел нәрсәнедер корбанга китерәбез. Бу темага кинода да, әдәбиятта да еш мөрәҗәгать итәләр. Фильмда һәр персонаж якыннары өчен ниндидер корбанга бара. Хәтта кайбер гамәлләр үз тормышын шик астына куеп башкарыла. Корбан чалу – татар, мөселман гореф-гадәте генә түгел. Библиядә дә бу хакта сүз әйтелә. Авраам үзенең баласын корбан чалырга тели һәм Архангел килеп аны бу гамәлдән тыя. Коръәндә бу Ибраһим һәм аның улы Исмәгыйль. Бу – гомумкешелек темасы”, ди фильмның режиссеры Салават Юзиев.

Фильмнан бер күренеш

Фильмнан бер күренеш



Әсәрдә корбанга сыер китергән булсалар, фильмда ул сарыкка үзгәртелгән. Монысы татар мохитенә туры китереп эшләнелде, дип аңлата Юзиев. Беренчедән, фильмның арткы фонында мәчетләр, Казан архитектурасы күренеп торачак. Икенчедән, фильмның сюжетын дөньяның теләсә нинди почмагына күчерсәк тә,төп мәгънәсе югалмаячак, ди ул.

Ни өчен татар фильмнары урыс телендә төшерелә?

Соңгы арада күп татар фильмнарын урыс телендә төшерү гадәте кереп китте. Режиссерның бу мәсьәләгә үз карашы.

“Бу бик авыр сорау һәм шул ук вакытта кызыклы сорау. Монда дөреслекнең, чынбарлыкның да үз өлеше бар дип саныйм. Мәсәлән, мин Тукайга багышланган “121” фильмын төшереп йөргәндә, нинди телдә эшләячәгемә шикләнмәдем. Анда хәлләр XX гасыр башында бара. Әгәр Тукайлар, Әмирханнар үзара урыс телендә аралашса, бу чынбарлыкны күрсәтмәс иде. Әгәр фильмдагы сюжет берәр татар авылында төшерелсә, аны урыс телендә эшләү шулай ук дөреслеккә туры килмәс. Ә инде Казан турында сүз бара икән, биредәге кешеләр үзара күбесенчә урысча аралашканын күрербез. Безнең өчен дөреслекне чагылдыру соңгы урында тормый, шуңа да фильмны урыс телендә төшерергә карар кылдык”, дип аңлата “Корбан-роман” фильмы режиссеры Салават Юзиев.

Фильмны төшерү барышы

Фильмны төшерү барышы



Юзиев фикеренчә, күпме генә фильмнар эшләнелсә дә, әлегә татар кинематографы юк хәлдә. Театр артистлары белән генә чын кино эшләп булмаячагына инанганын әйтә. Шуңа күрә режиссер Мәскәүдән һәм Петербурдан артистлар чакырырга мәҗбүр.

“Татар киносы дигән әйбер әлегә юк диярлек. Аның нигезе юк. Билгеле, бераз тәҗрибә бар, әмма профессиональлек җитеп бетми. Татарның үз театр мәктәбе бар, әмма кино өчен ул туры килми. Әгәр театр артистларын гына чакырып, фильм төшерсәк, без нибары пленкага төшерелгән видео гына күрербез. Болай эшләү дөрес түгел дигән карарга килдек. Шуңа күрә хәзер безгә үзебезгә хас кино эзләнүне дәвам итәргә кирәк”, дип аңлата режиссер.

Фильмны төшерү барышы

Фильмны төшерү барышы



Салават Юзиев бүгенге кинематографта тел мәсьәләсенең мөһим ролен уйнамаганын ассызыклап үтә. Америкага барып төшерүче башка милләт фильмнарын мисалга китерә.
Фильмның нинди телдә булуы мөһим түгел

“Нинди генә телдә булмасын, милли үзенчәлек һәр фильмда чагылып торачак ул. Мәсәлән, япуннарны гына алыйк. Алар АКШка килеп, инглиз телендә фильм төшерәләр, әмма анда япун атмосферасы ярылып ята. Билгеле Босния режиссеры Әмир Кустурица Америкада төшерә, ләкин тамашачы фильмда Босния, балкан рухын күрә. Татар кешесе дә шулай ук. Әгәр ул сәләтле икән, нинди генә илгә бармасын, милләтнең җанын берничә кадрда ачып бирә ала. Бүгенге кинематографта тел мәсьәләсе бөтенләй икенче планга күчте. Мәсәлән, Мэл Гибсон төшергән “Апокалипсисс” фильмындагы персонажлар майя индианнары телендә аралаша, ә “Христос газаплары” үлгән иске арамей телендә эшләнелгән. Әмма моңа карамастан, карарлык фильм дип әйтер идем. Шуңа күрә бүгенге кинематографта тел беренчел урында тормый”, ди Юзиев.

Фильмны төшерү барышы

Фильмны төшерү барышы



“Корбан-роман” фильмының бюджеты әлегә төгәл билгеле түгел. Әмма уртакул Русия фильмнары белән чагыштырганда, хакы түбәнрәк. Юзиев сүзләренчә, күп матди ярдәмне Татарстан күрсәтә.

Премьераның кайчан булачагы әлегә билгесез, әмма авторлар аны бер елдан Казанда үтүче мөселман кинофестивалендә күрсәтергә ниятли. Быелгы өлешләрне ноябрьдә төшереп бетерәләр, ә калган өлеше апрель аена калган. Шуннан соң фильмны эшкәртү һәм монтаж эшләре башланачак.

Фильмны төшерү барышы

Фильмны төшерү барышы



Яңа фильм урыс телендә булачак. Режиссер Салават Юзиев сүзләренчә, фильмның нинди телдә булуы мөһим түгел, иң мөһиме – милли рух бирелсен. Бу фикер белән килешәсезме? Фикерегезне форумда әйтегез.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG