Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент Магомедов: Русия хәрби көчләрендә Дагыстан егетләре күбрәк булсын


"Дагыстан яшьләре Русия гаскәрләрендә хезмәт итәргә ашкына, әмма анда эләгер өчен аларга ришвәт бирергә, хәрби хезмәткә Мәскәүдән алыныр өчен Мәскәүдә теркәлергә кирәк", дип белдерде Дагыстан президенты Магомедсалам Магомедов җирле мәгълүмат чараларына.

2010 елга кадәр Русия армиясендә Дагыстаннан хезмәт итүчеләр 15-20 мең булса, быел көз анда 179 кеше генә барачак.

"Дагыстан егетләре идән юарга яратмый, бу эш аларга килешми", диде Магомедов "Известия" басмасына биргән әңгәмәдә. Дагыстан яшьләре армиядә кагыйдәләрне үтәми, алар белән эш күп.

Дагыстанда гаскәрдә булып кайту мактауга лаек эш санала. Балалар елдан ел күбрәк туганга хәрби хезмәт итү яшенә җиткән егетләр саны да артачак, диде президент.

Чечнядән хәрби хезмәткә яшьләр бөтенләй алынмый.
XS
SM
MD
LG