Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО башлыгы Грузиядә кулга алуларга борчылу белдерә


НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен дүшәмбе көнне НАТО Парламент ассамблеясының Прагада узган утырышында Грузиядә сайлаудан соңгы вазгыятькә борчылу белдерде.

Җомга көнне Грузия мәхкәмәсе карары белән хәрби көчләр башлыгы Георгий Каландадзе һәм Грузия армиясе бригада командиры Зураб Шаматава фидия акчасына иреккә чыгарылды. Элекке эчке эшләр министры Бачо Ахалаяны тикшерү барышында сак астында калдырырга карар ителгән. Өчесенә дә узган атнада вазифаларын үз мәнфәгатьләрендә куллану гаебе белдерелде. Өчесе дә президент Михаил Саакашвили белән эшләде.

Саакашвилинең Берләшкән Милли хәрәкәте 1 октябрь парламент сайлавында яңа премьер-министр Бидзина Иванишвилинең "Грузин хыялы" коалициясенә җиңелде.

Рассмуссен хөкем эшләренә сәясәтнең йогынтысы булмавын теләде.
XS
SM
MD
LG