Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исерек хәлдә машина йөртүчеләр "Бердәм Русия" әгъзасы була алмаячак


"Бердәм Русия" югары шурасы президиумы 12 ноябрь көнне булган утырышында мәхкәмә "исерек хәлдә машина йөртүдә гаепләгән" һәр әгъзаны партиядән чыгарырга карар итте.

"Төбәкләр дәрәҗәсендә бу карар үтәлмәсә, андый кешене әгъзалыктан чыгару мәсьәләсен шура президиумы караячак, бу очракта инде партиянең җирле бүлеге башлыгы да җавап тотачак", диде шура сәркәтибе урынбасары Алексей Чеснаков.

Фикер белешү нәтиҗәләренә караганда, сораштыруда катнашканнарның 78% бу турыдагы канунда "машина йөрткәндә канда исерткеч эчемлекләр яки наркотик дәрәҗәсе "ноль" булырга тиеш", дип саный.

Бүгенге көндә "Бердәм Русия" әгъзалары саны ике миллионнан артык. Аларның 26% - пенсионерлар һәм студентлар, беркайда да эшләмәүчеләр, 21% - мәгариф хезмәткәрләре, 21% - сәнәгатьтә эшләүчеләр, 13% - дәүләт һәм хакимият хезмәткәрләре, 8% - медицинада эшләүчеләр, 4% - эшкуарлар, 4% - сәнгать әһелләре.
XS
SM
MD
LG