Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 23:05

Альберт Борһанов: "Кырым һәм Казан татарлары – бер күлмәкнең ике якасы"


Кырымда төрки-мөселман мирасы һәйкәлләренә багышланган халыкара конференциядә катнашкан галим Альберт Борһанов Азатлыкта үзенең фикерләре белән уртаклашты.

18-21 октябрьдә Кырымда “XIII-XV гасырларда Кырымда төрки-мөселман мирасы һәйкәлләре, аларны тикшерү һәм торгызу проблемнары” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция узды.

Җыелышта Татарстанны вәкиллек иткән галим Альберт Борһанов сүзләренчә, Кырымда Алтын Урда дәверен күтәрү үзе бер сенсация булып тора.

“Моңа кадәр Кырымда татар, мөселман һәм төркилек проблемнарын күрмәмешкә тырыштылар. Хәзер исә дәүләт бу мәсьәлә белән якыннан кызыксына башлады.

Кырымда Алтын Урда дәверендәге кайбер һәйкәлләр сакланып калган. Шуларның берсе - Үзбәк хан һәм Бибарс мәчетләре. Без бу конференциядә Кырымдагы табигый һәм тарихи һәйкәлләрне берләштереп бер геопарк төзү тәкъдиме белән чыктык.

Алтын Урда проблемнары бөтен җирдә бертөрле дип әйтер идем. Әйтик Алтын Урдадан кала архитектура һәйкәлләре дөньяның берничә җирендә генә сакланып калган. Шуларның берсе - Төрекмәнстандагы Хорезм. Тагын берсе Татарстандагы тарихи Болгар җирләрендә. Берничә һәйкәл Төньяк Кавказда һәм Кырымда сакланып калган.

Кырым татарларына килгәндә алар Казан татарларына өмет белән карый. Соңгы вакытта безнең ике арадагы элемтәләр яхшыра бара. Билгеле булганча, Казан татарлары белән Кырым татарларын һәрвакыт бүләргә тырыштылар. Ләкин реаль вазгыятьтән чыгып мин үзебезне бер халыкның ике милләте дип әйтер идем. Яисә бер күлмәкнең ике якасы дип әйтү дә бик урынлы булыр иде”, дип сөйләде Альберт Борһанов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG