Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт җәмәгатьчелеге Торатауны яклап җыенга чыкты


“Күк бүре” башкорт җәмәгатьчелеге оешмасының Торатауны яклап уздырган урам җыены. 11 ноябрь 2012
“Күк бүре” башкорт җәмәгатьчелеге оешмасының Торатауны яклап уздырган урам җыены. 11 ноябрь 2012

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәренә якын урнашкан тау өчен көрәш башланды. Торатау исемле ул тау табигать һәйкәле дип игълан ителгән. Бер төркем җәмәгатьчелек ул исемне алуны, икенчесе калдыруны таләп итә.

Стәрлетамак шәһәре янындагы Торатау башкортларның Юрматы ыруының изге җире булып санала. Башкорт җәмәгатьчелеге соравы белән ул табигать һәйкәле дип игълан ителгән иде. Октябрь ахырында Стәрлетамакның “Сода” берләшмәсе эшчеләре тауны һәйкәлләр исемлегеннән алуны таләп итеп урам җыены уздырды. Эш шунда, анда бик күп известь яткылыклары бар. Ул җыенда чыгыш ясаучылар чималсыз калган очракта 10 мең кеше эшсез кала, аларның гаиләләрен дә санаганда 40 мең кеше ач кала дип чаң сукты.

11 ноябрь Уфада башкорт җәмәгатьчелеге тауны яклап урам җыены уздырды. Чараны “Күк бүре” башкорт җәмәгатьчелеге оешмасы уздырса да, анда башка башкорт җәмәгатьчелеге оешмалары вәкилләре дә катнашты. Пикет башкаланың Конгресс-хол бинасы каршында узды. Анда алтмышка якын кеше катнашты.

Чара ахырында резолюция кабу ителде. Республика президентына мөрәҗәгать иткән ул документта Шихан тауларына дүрт тау: Торатау, Шахтау, Куштау һәм Юрактау керүе, Торатауның 1965 елда, Юрактауның 1980 елда табигать һәйкәле итеп игълан ителүе әйтелгән. Кайчандыр аларның океан төбендәге рифлар булуы, тауларга якынча 285 миллион ел булуы искә төшерелгән. Геология разведкалары нәтиҗәләре буенча, Стәрледән 75 километр ераклыктагы Каран һәм Гомәр авыллары янында известь яткылыклары табылуы да ассызыкланып, изге җиргә тимәскә таләп ителгән.

“Ак тамыр” оешмасы рәисе Ирек Агишев сүзләренчә, Стәрледә узган каршылык чарасын “Сода” берләшмәсе җитәкчелеге уздырган. Чарада катнашучыларга 500әр сум акча бирелгән. “Әле завод чималны Шахтаудан ала иде. Ул 5-20 елдан бетәчәк дип фаразлана. Торатау табигать һәйкәле булуга карамастан, завод җитәкчелеге анда разведка эшләре үткәргән. Әлегә изге тауларны чокый башламаганнар, без аларны саклау хәстәрен алдан күреп бу чарага чыктык”, диде Ирек Агишев.
Торатау
Торатау
XS
SM
MD
LG