Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:26

Прокуратура Казан мәктәбендә дәреслекләр җитмәвен таныды


Казанның Идел буе районы прокуратурасы башкаланың иң яхшы мәктәпләрнең берсе саналган 83 санлы уку йортында дәреслекләр җитмәвен таныды. Бу хакта прокуратурага Казан кеше хокуклары үзәге ярдәмендә бер укучының әнисе Наталья Алексеева мөрәҗәгать иткән булган.

Прокуратура мәгълүматларына караганда, мәктәпләр яңа дәреслекләр белән биш елга бер тәэмин ителә. Җитәкчелек алдагы биш елга кирәк булачак китаплар турында мәгълүматне дөрес фаразларга һәм аларның тиешле санын алырга тиеш. Мәктәп җитәкчелеге 2011/2012 елга яңа дәреслек алырга планлаштырган, әмма моның өчен бюджетта акча каралмаган булган, яңа дәреслекләр өчен акчаны ата-аналар түләгән. Бу гамәле белән мәктәп Конституциядә каралган һәр баланың бушлай белем алуга хокукын боза, диелгән прокуратура белдерүендә.

Бу юлы җәзага беркем дә тартылмады. Июнь аенда шул ук Наталья Алексеева шикаяте нигезендә мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы, мөдире урынбасары һәм китапханәчесенә инде кисәтү ясалган иде. Ул вакытта Алексеева балаларны Русия мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган инглиз теле дәреслекләреннән укытуны таләп итте.

Уку елы башлангач Казанның башка мәктәпләрендә дә дәреслекләр җитешмәү турында хәбәр иткән китапханәчеләргә үз теләкләре белән эштән китәргә гариза язарга кушылган иде. Бу эшне дә Казан хокук яклау үзәге күзәтә.

XS
SM
MD
LG