Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:32

7-9 ноябрьдә Камал театры сәхнәсендә Туфан Миңнуллинның “Мулла” спектакле премьерасы куелды. Спектакль турында фикерләр икегә бүленде.

Һәр елның 7 ноябрендә камаллар яңа спектакль тәкъдим итәргә тырыша. Элекке баш режиссер Марсель Сәлимҗанов шушы көнне туган. Туфан Миңнуллинның “Мулла” әсәрен Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән. Баш рольдә – яшь актер Эмиль Талипов.

Туфан Миңнуллинның әлеге әсәре моңарчы өч театр тарафыннан куелды. Бүген “Мулла” Әтнә, Минзәлә һәм Башкортстанның Гафури театры сәхнәләрендә бара. Драматург бу әсәре белән Камал театры оештырган “Яңа татар пьесасы” конкурсында 2006 елда ук җиңеп чыгуга карамастан, татарның баш театры аңа быел гына мөрәҗәгать иткән.

Спектакльнең эчтәлеге шуннан гыйбарәт: эшмәкәр Самат тырышлыгы белән Казаннан авылга яңа имам кайтарыла. Авыл халкын имансызлыктан һәм эчкечелектән коткару эше мәдрәсә тәмамлаган Әсфәндияргә йөкләнә. Әсфәндияр бу максатка ирешә алырмы? Спектакль барышында шушы мәсьәләләр чишелә.

“Татар театрына мондый спектакльләр кирәк”

Яңа спектакльне караган РИУ ректоры Рафик Мөхәммәтшин фикеренчә, “Мулла” көн кадагында торучы актуаль мәсьәләләргә кагылып уза. Бүгенге көндә халыкның ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен, дин рәвешендәге рухи азык кирәклеген ассызыклап үтә.

Рафик Мөхәммәтшин

Рафик Мөхәммәтшин

“Күтәрелгән проблемнар шактый актуаль дип әйтер идем, әмма аның ике ягы бар. Беренчедән, авылның әхлакый халәте проблемы, авылны саклап калу. Хәзер бит клубның роле кимеде, башка оешмалар юк, шуңа күрә мәчетнең роле арта. Икенчедән, авылда әхлакый тормышны яңартып җибәрү проблемы. Туфан ага бу мәсьәләне яңа имам ярдәмендә чишергә тели, әмма спектакльдә бу вазгыятьне төбенә кадәр төшеп аңлау бар дип әйтмәс идем. Ләкин бүгенге татар авылларына мәчет һәм белемле имамнар кирәклеге мәсьәләсе бик ачык куелган. Билгеле, җирлекләрдә колхозлар бетә бара, аның урынына оештырылган мифик үзидарә органнары халык ихтыяҗын канәгатьләндерми. Элек колхозлар барлыкка килгәнче, мәчет кешеләрне тәрбияләү, белем бирү ролен уйный торган булган”, диде “Азатлык” радиосына Рафик Мөхәммәтшин.

Фәрит Бикчәнтәев “Мулла” спектаклен Татарстанда дини җитәкчеләр тирәсендәге соңгы вакыйгалар белән ачыктан-ачык бәйләмәде, "кем тели – шул бәйли ала" дип кенә әйтте. Беренче чиратта бу спектакль Туфан Миңнуллин рухына куелган икәнен билгеләп үтте. Әмма Бикчәнтәев пьесаның ахырын үзгәрткән. Әсәрдә Әсфәндияргә атканнан соң, ул яралана гына, ә монда спектакль билгесезлек белән тәмамлана, ягъни муллага аталар да, пәрдә төшә.

Рафик Мөхәммәтшин дә спектакльне җәйге һәм көзге вакыйгалар белән аваздаш түгел, ди. Ләкин ахырын мажор нотада тәмамлаганны аңлап җиткермәгән.

“Спектакльнең ахырын аңламадым, билгесезлек булдымы ул яисә режиссер нәрсә әйтергә теләгәндер? Юк, Татарстандагы вакыйгалар белән бәйләнеш күрмәдем. Ялгышмасам, пьесаны Туфан Миңнуллин 2006 елда ук иҗат иткән һәм режиссерның сюжетны үзгәртүләре алай ук сизелмәде”, ди Рафик әфәнде.

Шул ук вакытта Русия ислам университеты ректоры Камал театрының репертуар сәясәте белән канәгать. Мөхәммәтшин сүзләренчә, “Зәңгәр шәл” шикелле дингә каршы торучы спектакльләрдән тыш, “Мулла” кебекләре дә булсын иде. Аның күңелендә премьера уңай тәэсирләр калдырган.

“Гомумән алганда, “Мулла” шактый уңай хисләр калдырды, мин аны тискәре дип әйтергә телем әйләнми. Гадәттә, Камал театры сезонны “Зәңгәр шәл” белән башлый һәм тәмамлый иде. Кызганычка каршы, театр тарихында бу спектакль шактый зур роль алып тора. Әмма “Зәңгәр шәл” – узган гасырның 30нчы елларында Кәрим Тинчурин тарафыннан бик профессионал язылган “агитка”. Анда дингә тискәре мөнәсәбәт, муллалардан көлү темалары ачыктан-ачык күренә. Дөрес, яңа куелышларда бу ягы бераз йомшартылган булса да, шахталарда эшләп кайткан зимагур Булат язмышы спектакльнең үзәгендә тора. Татар җиреннән аерылып, ерак җирләрдә йөреп, бәлки азрак салырга да өйрәнгән персонажны татарның азатлыгы итеп күрсәтүне мин бер дә дөрес дип санамый идем.

Бүгенге көндә театрның репертуар сәясәтендә үзгәрешләр бар. Билгеле, совет заманында язылган әсәрләрне дә югалтырга ярамый, чөнки алар классикага әверелделәр. Әмма “Мулла” кебек спектакльләр халкыбызның дини ягын күтәрү өчен бик мөһим”, дип саный Рафик Мөхәммәтшин.

“Мулла”– татарда өмет уята торган спектакль түгел”

Язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим спектакльне икенче көнне караган. Язучыга татар спектакльнең куелышы бик үк ошап бетмәгән. Ул бу мәсьәләне татар матбугатында да күтәреп чыгарга ниятли.

Айдар Хәлим

Айдар Хәлим

“Мин бу тамашадан бик зур борчулар белән чыктым. Безнең театр сәхнәсеннән Кариевлар, Тинчуриннардан калган, татарга хас булган психологик уен алымнары китеп барды. Хәзер “Әссәламүгәләйкүм, кардәшләр” дип тыныч кына әйтәсе урынга, кергәндә бер-ике урындыкны аударып, чабып кереп психологизмны бозып бетерәбез. Шәхсән мин мондый уенны кабул итмим һәм моны спектакльнең төп җитешсезлеге дип саныйм. Гәрчә Камал театры минем күңелемә бик якын булса да, бу мәсьәләне матбугатта күтәреп чыгармын дип уйлыйм”, ди Айдар Хәлим.

Язучы “Мулла” спектакле татар халкында өмет уятмый дип саный. “Спектакльдә мулла образы ачылмый. Минемчә, сәхнәдә татар авылларын шул кадәр бозык итеп күрсәтү дөреслеккә туры килеп бетми. Бүгенге татар авылларының үрнәк алырлык җирләре дә бар. Мәсәлән, спектакльдәге полиция вәкиле – шыр тиле, гафу итегез.

Җәйге һәм язгы вакыйгалар мәсьәләсенә килгәндә, мин аны татар кулы белән башкарылган эш дип санамыйм. Бу безгә читтән китереп бәйләнгән бер күренеш кенә. Татар милләтенең бүгенге халәтен бераз беләм кебек. Һәрхәлдә, дини вакыйгалар белән бәйләнгән дип уйламыйм. Ләкин берсен әйтә алам: “Мулла” татар милләтендә өмет уята торган социаль спектакль түгел! Спектакльдә күчү бик кискен, ачылмый ул. Кисәк кенә килеп чыккан шартлаулар, бу вакытта мулла кайда булды? Аңлап җиткермәдем”, диде язучы.

Айдар Хәлим фикеренчә, спектакль сәерлекләр белән тулы.

“Спектакльнең эчтәлеге дә шик тудыра. Мәсәлән, әле яңа гына никах укыткан хатын Әсфәндиярдан “Син чынлап та Аллага ышанасыңмы?” дип сорый. Бу нинди бидгать? Аңламыйм. Мәчет декорацияләре машина көпчәкләре һәм газ торбасы ярдәмендә корылган. Без өч сәгать дәвамында шуның эчендә утырабыз. Мәчеттәге келәмнәрне урлыйлар, персонажларның кесәләреннән еш кына аракы шешәсе чыккалый. Бу нәрсә инде? Милләттән көлүме? Бу яңалык түгел, әллә кайчан җырланган җырлар. Дөрес, чынбарлыкта бу бар. Әмма чишелеш гадел түгел һәм ул бүгенге таләпләргә җавап бирми”, диде язучы.
“Мулла” спектакленнән күренеш

“Мулла” спектакленнән күренеш



Хөрмәтле укучылар, әлеге спектакльне караган булсагыз, сезне дә фикер алышуга чакырабыз.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG