Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Универсиада төзелешендә тагын бер эшче һәлак булды


Сишәмбе көнне Казанда футбол стадионы төзелешендә кран җимерелеп төшеп 25 яшьлек эшче һәлак булды. Татарстан тикшерү идарәсе бу фаҗигале хәлне тикшерү эшен башлады.

Яшь төзүче кран сынуы сәбәпле 35 метр биеклектән егылып төшеп алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

Казанда 2013 елда үтәчәк Универсиадага барган зур төзелешләрдә зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр саны арта.
XS
SM
MD
LG