Accessibility links

Кайнар хәбәр

БСТ: Башкортстаннан киткән 300ләп хаҗи Мәккәдән кайта алмый


Гыйрак хаҗиләре быел 5 ноябрьдә өйләренә кайтты
Гыйрак хаҗиләре быел 5 ноябрьдә өйләренә кайтты
Хаҗдан кайта алмаган Башкортстан мөселманнары исеменнән БСТ телевидение каналына шалтыраткан берәү 300ләп кешенең билгесез сәбәпләрдән Мәккәдә калырга мәҗбүр булганын әйткән. Бу төркем Уфага узган атнада ук кайтырга тиеш булган. Шалтыратучы шулай ук олы яшьтәге кешеләрнең 40 дәрәҗә эсседә хәле начарланганын һәм акчалары калмаганын сөйләгән. Бер кеше вафат булган.

Хаҗиларның һәрберсе бу сәфәр өчен 80-120 мең сум түләгән булган.

Башкортстан диния нәзарәте бу төркемнең 20 ноябрьгә генә кайтырга тиеш булганын белдерде, әмма хаҗилар моның белән килешми.
XS
SM
MD
LG