Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сарбаев яңадан хөкем ителәчәк


Башкортстанның элекке премьер-министры Раил Сарбаев
Башкортстанның элекке премьер-министры Раил Сарбаев

Башкортстанның элекке премьер-министрын аклаган хөкемдар вазифасыннан алынды, Раил Сарбаев эше яңадан тикшереләчәк.

Бюджет акчаларын шәхси мәнфәгатьләрдә куллануда гаепләнгән Башкортстанның элекке премьер-министры Раил Сарбаевны аклау карары гамәлдән чыгарылды. Бу хакта бүген Башкортстанның Югары мәхкәмәсе карары чыкты. Сарбаев эше шул ук мәхкәмәгә яңа тикшерүгә, башка хөкемдарларга җибәрелде. Элекке премьерга шәһәрдән китмәү шарты куелды.

Сарбаев 1.6 миллион сум бюджет акчасы исәбенә шәхси мәнфәгатьләрдә махсус очкыч яллап Австриягә барып кайтуда гаепләнгән иде. Мәхкәмәдә ул моны элекке президент Мортаза Рәхимов кушуы белән эшләгәнен белдерде.

23 июль булган мәхкәмә утырышында прокуратура вәкиле Сарбаевны ике елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм 1 миллион сум штраф түләтергә чакырган иде.

Сарбаевның финанс мутлыкларын шул ук Киров районы мәхкәмәсе тикшерәчәк, әмма андагы хөкемдарлар гына үзгәрде.

Дүшәмбе көнне Башкортстан хөкемдарлар коллегиясе Сарбаевны аклау карарын чыгарган мәхкәмә рәисе Мөнир Вәлиевны хөкемдар статусыннан мәхрүм итте. Бу җәзаны ул "Русия хөкемдарлары статусы" турындагы канунны һәм хөкемдарларның әхлакый кодексын даими бозып килгәне өчен алды, диелде рәсми мәгълүматта.
XS
SM
MD
LG