Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 06:54
Самар өлкәсендәге Иске Ярмәк авылына 275 ел, авыл мәчетенә 20 ел булды. Ике дата уңаеннан тантанада катнашкан “Ислам – Нур” гәҗите мөхәррире, чыгышы белән Иске Ярмәктән булган Фәрид Ширияздан үз фикерләре белән уртаклашты.

“Һәркем үз төбәген, туган җирен якын күрә, аның турында якты истәлекләр саклый. Әлбәттә, безнең Иске Ярмәк авылы да истәлекләргә бик бай. Узган һәр чорның, һәр дәвернең җитди вакыйгалары хәзер инде авыл тарихына әверелгәннәр. Кызганыч ки, бүгенге көндә аларның күп өлеше сакланмаган, югалган. Менә бу бәйрәм – ул тарихыбызны барлау, динне күтәрү, халыкның бердәмлеген үстерү һәм читтә яшәүче якташларыбызның авыл көнкүреше белән кызыксынуын көчәйтү, туганлык хисләрен яңарту рәвеше.

Аллага шөкер, алдынгы фикерле кешеләре авылыбызның тарихын булдыра алганча элгәредән язып, теркәп барганнар. Соңгы вакытта аңа карата кызыксыну әле тагын да артты. Исән булсак, Алла теләсә, авылыбыз тарихы турындагы китап киләсе елга басылып чыгар дип өметләнәбез.

Фәрид Ширияздан

Фәрид Ширияздан

Авылда үткән балачакны искә алганда иң элек авыл мәчете, аннан кайтып килүче ак сакаллы, мөлаем йөзле мәчет картлары күз алдына килә. Авылга кайтканда ерактан мәчетнең айлы манарасы каршы ала һәм киткәндә озатып кала иде. Гомумән, авыл тарихын мәчетләрдән, диннән, дини истәлекләрдән башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Менә хәзерге тарихны барлау, яңа төзелгән мәчетнең 20 еллыгың үткәрү – ул динебез исламны үстерү, халкыбызның рухын баету, ялгышларыбызны төзәтү, уңышларыбызны барлау рәвеше.

Мәчет тарихы ике дистә ел белән генә чикләнми, билгеле. Инкыйлабтан соң авыл мәчетеннән склад, тавык фермасы, китапханә ясыйлар. Манарасын сугыш башланыр алдыннан кисеп төшерәләр.Кырык сигез елдан соң, 1989 елда манара торгызыла.

Заманында Иске Ярмәк авылында дүрт мәчет булып, алар халыкның иманын ныгытып, тәрбия һәм гыйлем учагы булып торганнар. Манараларын кисеп, складларга, мал абзарларына әверелдереп һәм яндырып юк итсәләр дә, барыбер халкыбыз күңелендәге иман нурын сүндерә алмаганнар. Мәчет булмаган чорда да халык мәчетне булдыру хыялы белән яшәгән.

Шулай булмавы мөмкин дә түгел, чөнки Иске Ярмәк авылы заманында төбәгебезнең дин үзәге, дин чыганагы булган. Биредә ахун Хөснулла хәзрәт яшәгән һәм хезмәт иткән. Ахунлы авыллар сирәк, шул сирәкләрнең берсе – безнең Иске Ярмәк.

Җирле тарихта тирән эз калдырган бу бөек шәхес турындагы истәлекләрнең күбесе хәзергәчә сакланмаган, югалган.

Без еш кына туган ягыбызның тарихы серле һәм бай булуы турында телгә алабыз. Кызганыч ки, бу хакта безнең белгәннәребез бик чамалы, ә белмәгәннәребез һәм онытылган, югалган кыйммәтле хәбәрләр, дәлилләр – иксез-чиксез. Күп нәрсәне ачыклыйсы, тулыландырасы бар.

Самар мөфтие Талип хәзрәт Яруллин Иске Ярмәк мулласы Габдулла хәзрәткә бүләк тапшыра

Самар мөфтие Талип хәзрәт Яруллин Иске Ярмәк мулласы Габдулла хәзрәткә бүләк тапшыра

Мәсәлән, Камышлы төбәгендә Русиядә беренче булып нефть ятмалары табылган һәм аны кудыру заводы корылган. Бу эшне волость старшинасы Надыр Уразмәтов башлап җибәргән. Соңрак бу җирләргә Петербурдагы Фәннәр Академиясенән Алёхин, Паллас, Рычков үзләренең экспедицияләрен оештырып тирән эзләнүләр алып барганнар. Нәтиҗәдә алебастр, күкерт, сланец һәм башка табигый байлыкларны да тапканнар.
Камышлы районын юкка гына “Кече Татарстан” дип атамаганнардыр.

Биредәге авыллар чылбырдай тезелеп Сок елгасы буена килеп урнашканнар. Бу хәл XVII гасырның икенче яртысыннан башлана һәм Икенче Кама Арты чикләү сызыгын төзү чорына туры килә. Ул Самар каласы янындагы Алексеевски крепостеннан башланып Кызыл Яр һәм Сергиевски крепостьларына, һәм таба Кичү-Чат фельдшанецы аркылы Минзәләгә сузыла. Ә Иске Ярмәк, Камышлы, Байтуган, Усман, Бакай һәм башка авыллар янындагы “Сторожевые посты Сокской охранной гряды” дип аталган күзәтү һәм дошманга каршы тору өчен корылган ныгытмалары булган таулар булган. Әлегә кадәр аларның “Торымтау”, “ Чатратау”, “Юкәлетау” кебек исемнәре сакланып килгән.

XVII гасырның икенче яртысыннан XIX гасырның уртасына кадәр безнең бабаларыбызны казаклар сословиясенә керткәннәр. Полякларга каршы сугышта һәм 1812 елгы Ватан сугышында аларның күрсәткән батырлыклары тарихта язылган. Бу җирләрдә татар-башкортларның русларга каршы сугышлары, баш күтәрүләре даими рәвештә булып торган.

Төрле тарихи басмаларда Самардан төньяк-көнчыгышка таба урнашкан җирләрне “Дикое поле” дип атаганнар һәм биредә тик көтүлекләр җәелеп ятканнар дигән фикерне алга сөргәннәр. Ләкин шуны истән чыгарырга ярамый, Богырыслан, Абдуллино, Похвистнево, Бөгелмә, Карабаш, Лениногорски, Чирмешән җирлекләре аша сәүдә юллары, аннан соң “Московский почтовый тракт” сузылган. Сәүдә юллары узган җирләрдә тормыш һәрвакыт кайнап торган. Богырыслан атамасын алсак та, ул борынгы болгар сүзе. Димәк, биредә борынгы замананарда ук төрле цивилизацияләр берсен-берсе алмаштырып торганнар. Бу турыда казылма табылдыклар да ачык сөйли. Мәсәлән, Похвистнево районындагы эзләнүләр вакытында археологлар Алтын Урда чорындагы торак урыннарының эзләренә юлыгалар. Камышлы янындагы “акинаки” дип аталган сугышчы коралы һәм скифлар заманындагы әйберләр табалар. Болар барысы да татарның бай тарихы турында сөйли.

Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин чыгыш ясый

Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин чыгыш ясый

Иске Ярмәк сәләтле кешеләрне мул тудырган төбәк. Шагыйрьләр, язучылар, галимнәр һәм төрле белгечләр. Мәсәлән, Халик Садри – язучы, уйлап табучылар җәмгыятенең рәисе, Татарстан язучылары берлегендәге Литфонд мөдире. Ул Владимир Ленин Һәм Иосиф Сталин янына барып Татарстан Автоном республикасы төзү турындагы килешүгә кул куйган шәхес. Шәһит Җәләев – икътисад фәннәре кандидаты. Ул “Красная профессура” дигән югары уку йортында укыткан. Бар булган данлыклы кешеләрне саный калсак, ул озакка китәр иде.

Ләкин дә авылның иң зур байлыгы – ул бүгенге көндә шушында төпләнеп яшәүче халкы. Күп җирдә авыллар таркалганда биредә авыл яши. Алла теләсә, киләчәктә авыл хуҗалыгы ныгытып аякка басар, халкыбызның көнкүреше үсеш юлында булыр дигән өмет һәм ышаныч бар. Каюмов Илшат, Зариповлар һәм башка уңган, булдыклы кешеләр үрнәгендә, һәркем авырлыкларны җинү юлын табарлар дип ышанасы килә.

Ярмәк авылының яңадан дин учагына әверелүе, имам-мөхтәсиб булып Габдулла хәзрәтнең биредә эшләве һәм яшәве – ул очраклы хәл түгел. Аның актив эшчәнлеге – ул ахун Хөснулла хәзрәт чәчеп калдырган орлыкларның бай уңыш бирү күренеше.

Ходай Тәгалә Иске Ярмәгебезне бәрәкәтле туфракка утырткан. Шуның кадерен белеп һәр нәсел үзе ыруының дәрәҗәсен үстереп яшәсә иде”.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG