Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:33

Элекке АКШ генералы бюджет акчаларын үзенә тотуда гаепләнә


АКШ хәрби көчләренең Африкадагы элекке башлыгы генерал Вильям Уорд вазифасын үзенең шәхси мәнфәгатьләрендә куллануда гаепләнә. Саклану министрлыгы уздырган тикшерү барышында аның хатынын кибеткә һәм массажга алып барыр өчен хәрби машиналарны кулланганы, кыйбатлы сәфәрләргә чыкканы һәм аларга бюджет акчаларын тотканы ачыкланган.

Генералның дәрәҗәсе бер йолдызга киметелеп ул пенсиягә өч йолдызлы генерал-лейтенант булып чыгачак. Моннан тыш Уордның хөкүмәткә $82.000 бурычы калды.

XS
SM
MD
LG