Европаның берничә илендә һөнәр берлекләре һәм сул фиркаләр җитәкчелегендә Бердәм протест көне чаралары үтә. Халык хөкүмәтләрнең бюджет реформаларына ризасызлык белдерә.
Франция, Испания, Португалия, Италия, Греция һәм тагын берничә ил Европа Берлеге киңәше белән дәүләт хезмәтендә булучыларның хезмәт хакларын, пенсияләрне киметте.
Эшсезлек дәрәҗәсе 25% җиткән Испаниядә бүген мәктәпләр ябык, транспорт эшләми, үзәк урамнарга протест белдерер өчен йөзләгән мең кеше чыкты.