Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә һава ширкәтләренә арбалы инвалидларны очкычка кертмәскә рөхсәт итте


Русиянең Югары мәхкәмәсе Кулланучылар хокукларын яклау җәмгыяте шикаятен канәгатьләндермичә һава юллары ширкәтләренә арбалы инвалидларны очкычка кертмәү хокукын биргән карар кабул итте. Һава ширкәте инвалидны сәбәбен аңлатмыйча очкычтан калдыра ала. Ширкәтләр моны очкычларда инвалидлар иминлеге өчен махсус җайланмаларның булмавы белән аңлата, әмма Русия кануннарында очкычта андый җайланма булырга тиеш дигән сүзләр юк.

Мәхкәмә утырышында шикаятькә җавап биргән Транспорт министрлыгы бу карарны һава ширкәтләренең урында яткан яки арбага утырган юлчыны алудан баш тарту ихтималын беренче чиратта инвалид булмаган юлчыларны кайгырту тырышлыгы белән аңлатты.

Узган айда Берлин һава юллары ширкәтенең Air Berlin очкычына Руссия инвалидлары төркемендәге алты кешенең икесен генә алулары зур шау-шу тудырган иде. Германия ширкәте бу карарны әлеге очкычта ике генә арбалы инвалидка урын барлыгы белән аңлатты.
XS
SM
MD
LG