Accessibility links

Кайнар хәбәр

Левитин: милли телләр рус теле дәресләре хисабына укытылмый


Русия дәүләт думасы депутатлары алдында чыгыш ясап мәгариф һәм фән министры Дмитрий Левитин кайбер төбәкләрдә ата-аналарның рус теленең аз укытулуы турында борчылулары турында белүен һәм вазгыятьне тикшереп торуын белдерде.

“Русиядә рус теле дәүләт теле һәм аны өйрәнү Русиянең һәр ватандашы өчен дәүләт мәгариф кануннары нигезендә мәҗбүри”, диде Левитин.

“Казан гражданнар берлеге” апрель аенда мәктәпләрдә татар телен укытуны киметү таләбе белән урам җыены уздырган иде.

“Ул төбәкләрдә мин ата-аналар, җитәкчеләр белән очраштым. Милли телләрне өйрәнү ни кадәр мөһим һәм кирәкле эш булса да, аларга өйрәтү рус теле дәресләре хисабына булмаячак, дип ышандырдылар мине. Бу дәресләрнең саны, сыйфаты, технология һәм дәреслекләргә кагыла”, диде министр.
XS
SM
MD
LG