Accessibility links

Кайнар хәбәр

Монголия Чыңгыз ханны зурлады


Чыңгыз хан: Яңа Монголиянең борыңгы поты
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:41 0:00

Чыңгыз хан: Яңа Монголиянең борыңгы поты

Бөек император тууына 850 ел тулуга багышланган чаралар рәсми төстә беренче тапкыр оештырылды.

Монголия тарихында беренче тапкыр Чыңгыз ханның туган көне дәүләт дәрәҗәсендә зурлап бәйрәм ителде. Быел аның тууына 850 ел.

Монголия парламенты быелдан башлап Чыңгыз ханның туган көнен 14 ноябрьдә бәйрәм итү турындагы карар кабул итте.

Улан Батор янындагы император һәйкәленә чәчәкләр салынды, бер төркем сәнгать һәм иҗат кешеләренә Чыңгыз хан медальләре тапшырылды.

Соңгы 5-10 елда Чыңгыз хан исеме һәм аның язмышы турында фикерләр ешрак яңгырый, аның абруе үсә. Хәзер Казакъстанда да Чыңгыз ханга һәйкәл куелган. Аның турында фильмнар төшерелә. Кыргызлар да, үзбәкләр дә аңа битараф түгел.

Бу шәхеснең хәзерге Монголия күләмендә генә түгел, ә бөтен Евразия халыкларын берләштерүче икәнлеге аңлашыла бара. Элекке елларда да татарлар үзләренең монгол булмавын расларга тырышса, хәзер Болгар төбәгенә генә тотынып ятмыйча, үзләренең борынгы империяләрен искә ала. АКШта яшәүче композитор Мәсгүдә Шәмсетдинова иҗатында "Чыңгыз хан" исемле симфония бар.

Казанда 2007 елда Чыңгыз хан һәм Евразия империясенең игълан ителүенә 800 ел тулуга багышланган конференция оештырылган иде.

XS
SM
MD
LG