Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:30

Азәрбайҗан Уругвай рәсмиләренең Таулы Карабах сәфәренә ризасызлык белдерде


Азәрбайҗан тышкы эшләр министрлыгы Уругвай парламенты рәисенең Таулы Карабахка сәфәрен аңлатуны таләп итеп протест хаты әзерләвен хәбәр итте.

"Бу сәфәрне оештыручылар, бигрәк тә Уругвайдагы әрмән диаспорасы Азәрбайҗан белән Әрмәнстан арасында барган четерекле сөйләшүләргә комачаулый. Кайбер парламент әгъзаләре әрмән диаспорасыннан акча алып аларның колларына әйләнә, солых процессын сүлпәнәйтә", диелгән министрлык белдерүендә.

Уругвай парламенты рәисе җитәкчелегендә бер төркем депутат бу көннәрдә Таулы Карабахта. Бәйсезлек игълан иткән бу төбәкнең хакимиятләре белән очрашуда әрмән-уругвай дуслыгы төркеме башлыгы Рубен Мартинес Уэльмо Уругвай Таулы Карабахны таныган беренче ил була ала, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG