Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конгресс корылтаенда татар халкын саклау концепциясе кабул ителә


Конгресс бинасы
Конгресс бинасы

6-9 декабрьдә Казанда булачак Дөнья татар конгрессы корылтаенда "Татар халкының этник үзенчәлекләрен саклап калу концепциясе" һәм аны тормышка ашыру програмы кабул ителәчәк.

Бу концепция дөнья, Русия һәм Татарстан кануннарына туры китереп әзерләнә. Програм биш елга исәпләнгән. Документ миллилекне саклауның бөтен юнәлешләрен дә үз эченә алган. Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Ренат Вәлиуллин Азатлык радиосына: "Әле моңа кадәр мондый җитди документ кабул ителгәне булмады", дип белдерде.

– Бу бишенче корылтайда да алдагы җыеннардагы кебек үк резолюция дә кабул ителәчәк. Резолюциядә алдагы биш елга конгресс эшчәнлегендәге төп максатлар, эш юнәлешләре һәм нинди мәсьәләләргә күбрәк игътибар итәргә кирәклеге күрсәтеләчәк.

Шушы резолюция белән бергә конгрессның яңа бик җитди програмын эшләп бетереп киләбез. Аны без корылтайга өлге (проект) буларак тәкъдим итәчәкбез. Мондый зур документ беренче тапкыр әзерләнә. Ул "Татар халкының этник үзенчәлекләрен саклап калу концепциясе" ("Сохранение этнической идентичности татарского народа") дип атала. Бу концепцияне тормышка ашыру програмы да эшләнеп бетеп килә. Бу програм биш елга каралган. Безнең корылтайлар биш елдан биш елга үтеп килгәнгә, бу документ та 2013 елдан 2017 елга кадәр вакытны үз эченә ала торган итеп эшләнде.

– Бу ике өлештән торган документны кемнәр әзерләде?

– Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты бу документны эшләү тәкъдиме белән чыкты. Концепцияне конгресс, Татарстан фәннәр академиясе, Тарих институты, мәгариф һәм фән министрлыгы, мәдәният министрлыгы бергәләшеп эшләдек. Милли проблемнар өстендә эшләгән күренекле галимнәрнең бер төркеме дә әзерләште. Ул шактый гына күләмле һәм эчтәлекле документ булып дөнья күрергә тиеш.

– Концепция нинди юнәлешләрне үз эченә ала?

Ренат Вәлиуллин
Ренат Вәлиуллин
– Беренчедән, хәзер бара торган глобальләшү чорында һәм алдагы биш еллыкта татар милләтен үзенчәлекле халәттә саклап калу юллары күрсәтелә. Әйтик, татар этник берәмлеге буларак милләтне ничек бердәм халәттә саклау өчен ниләр эшләү кирәклеге барлана.

Татарларның бары тик дүрттән бере генә Татарстанда яши. Шул уңайдан читтәге татарлар, алар белән эшләү, аларның милли, мәдәни мәнфәгатьләрен ничек саклап калу юллары – барсы да бу документка кертелгән.

Тагын шул ягына да игътибар итү кирәк, бу концепция дөньякүләм, Русия һәм Татарстанның кануннарына нигезләнеп эшләнде. Бу кануннарны без бик ныклап тикшердек. Безнең стратегия концептуаль яктан караганда барлык хокук нормаларына да туры килә торган итеп эшләнде. Озакламый Русиядә милли сәясәт стратегиясе кабул ителәчәк. Бу Русия стратегиясе үзенчәлекләрен дә үзебезнең документка керттек.

– Сез Русиянең милли сәясәт стратегиясен телгә алдыгыз. Татарстанда кабул ителәчәк бу документ Русия стратегиясендә татар милләтен саклауда игътибар биреп җиткермәгән якларны үз өстенә ала дип аңларга мөмкинме?

– Мәскәүдә үткән утырышта Татарстанның үз сәяси позициясе, бу милли сәясәт стратегиясенә нинди үзгәрешләр кертергә теләве, нинди урыннары белән килешмәве турында җиткерелде. Русия стратегиясе һәм безнең документның икесен бергә алып караганда, алар икесе ике максатта әзерләнгән. Безнең концепция татар милләтенең этник үзенчәлекләрен саклап калу турында, ул бик глобаль мәсьәләне күтәрә, милләтне тулаем саклап калу турында сүз бара. Инде әйтеп киткәнемчә, бу беренче тапкыр шундый зур күләмле һәм мөһим документ дөнья күрә һәм без барыбыз да аны тормышка ашыруда бергәләп эшләрбез дип өметләнәм. Бу татар милләте өчен үзенчәлекле бер этап булачак.

– Татар дөньясы төрле. Русияне генә алган вакытта әстерхан татарлары үз үзенчәлеге белән яши, себер татарларының үз үзенчәлеге, казан арты татарлары башкача. Саный китсәң бу исемлекне дәвам итәргә мөмкин. Бу документ эшләнгәндә үзенчәлекләр һәм шул ук вакытта төрле татарлар алдында торган проблемнар бар яктан да да исәпкә алындымы?

– Һичшиксез. Бу безнең өчен иң мөһим әйберләрнең берсе иде, чөнки шушы ук концепцияне тормышка ашыру програмын эшләгәндә ул барлык үзенчәлекләрне дә күз алдында тотып әзерләнде. Монда татар халкының этник төркемнәре турында китаплар булдыру, фольклор әсәрләрен җыю, ул якларга экспедицияләр оештыру, фото һәм рәсем күргәзмәләре үткәрү, төбәкләрдә төрле түгәрәкләрне эшләтеп җибәрү һәм башка бик күпләгән чаралар каралган. Бу програм бик зур күләмле һәм әйтергә кирәк, барлык милли үзенчәлекләрне дә исәпкә алган.

Шулай ук төрле төбәкләрдә яшәгән милләттәшләребезнең һәрберсенең дә мәнфәгатьләрен кайгыртуны истә тотып эшләнде бу документ. Бу җиңел генә, бары тик хисап бирү өчен генә эшләнә торган әйбер түгел. Моның безнең милләтебезгә кирәклеген аңлап коллегиаль рәвештә фикер алышып әзерләдек. Әйткәнемчә, аны әзерләгәндә бик күп кеше катнашты.

– Соңгы вакытта Русиядә милли телләрне, шул исәптән татар телен өйрәнү дә нык авырлашырга мөмкин. Русия думасы милли телләрне өйрәнүне ата-аналар теләгенә генә калдыра торган канун кабул итәргә әзерләнә. Татар халкының этник үзенчәлекләрен саклау документында киләчәктә татар телен өйрәнүгә нинди игътибар бирелә? Бу мәсьәләдә мәгариф министрлыгыннан нинди тәкъдимнәр булды?

– Төбәкләрдәге татар теленең хәле, укыту безнең өчен иң җитди мәсьәлә булып тора. Үзебезнең чараларыбызга төбәкләрдә "Тел көне"н үткәрү, төбәкләрдә якшәмбе мәктәпләрен ачу, төбәкләрдә эшләп килгән мәктәпләрнең саннарын арттыру һәм зур шәһәрләрдә татар этно-мәдәни мәктәпләрен яңадан ачу юлларын булдыру турында да керттек. Бу мәгариф министрлыгы белән бергә эшләнде. Министрлык бу эшләрне хәзер дә алып бара, әмма без бу мәсьәләләрне документта яңадан күтәрдек. Әлеге мәсьәләләр корылтайда да күтәрелер дип уйлыйм. Төбәкләрдә укыта торган үзебезнең укытучыларны Казанга җыеп белемнәрен арттыру мәсьәләләре дә карала бу документта. Болар барсы-барсы да бер комплекслы эш буларак бара.

Һәр чараны аерым-аерым санау күп вакыт алыр иде. Аларны бер яссылыкта карау кирәк. Әйтик, шул ук татар мәктәпләре һәм шулай ук төбәкләрдә чыгып килүче татар газетлары, балалар бакчалары - боларның барсын да саклап калу гына түгел, ә үстерү юллары да програмда урын тапты.

– Бу програм ничә бүлектән тора?

– Әлеге документны эшләп бетерүнең ахырына җитеп киләбез. Төгәл итеп бүлек исемнәрен әйтү урынлы ук булмас, чөнки моны тәгаенләп бетерү өстендә эш бара.

– Бу програм Татарстан хөкүмәте белән килешенәчәкме, аның фатихасын алачакмы?

– Һичшиксез. Безнең конгресста каралганнан соң без аны хөкүмәткә кертәчәкбез. Анда ул ниндирәк документ буларак дөнья күрер, озак вакыт узмас, билгеле булыр дип уйлыйм. Ә хәзергә безнең төп максатыбыз – аны хокук белгечләре, министрлыклар белән камил халәттә эшләп бетерү.

– Бу документ кабул ителсә, аны финанслау да кирәк булачак?

– Әлегә финанс ягы турында сүз йөртү иртәрәк. Без моны корылтайга проект буларак тәкъдим итәбез. Ул чарага килгән делегатларга таратылачак. Делегатлар үз фикерләрен белдереп, төзәтмәләрен керткәч, чын мәгънәсендә җитлеккән, ягъни дөньядагы бөтен татар милләтенең 800 вәкиле тарафыннан каралып хупланган бер документ булачак. Шуннан соң без финанс мөмкинлекләре һәм бүтән яклары турында да алга таба фикер йөртә алырбыз дип уйлыйм.
XS
SM
MD
LG