Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:54

Владимир Познер кискен тәнкыйть сүзләреннән соң Русиядән китәргә мәҗбүр булуы турындагы имеш-мимешләрне кире кага.

Русиянең дәүләт карамагындагы Беренче каналында телевидение тапшырулары алып баручы Владимир Познер болай да һәрвакыт җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә. Әмма октябрь ахырындагы тапшыруда хәзерге хакимиятнең гамәлләре элекке КГБ ысулларын хәтерләтә дип кискен тәнкыйть белдерүе белән 78 яшьлек ветеран журналист үзен хакимият һәм оппозиция арасындагы каршылык үзәгенә дә куйды. Шуннан соң аның вазифасыннан да, Русиядән дә китәчәге турында имеш-мимешләр таралды. Азатлык радиосы сорауларына җавап биреп Познер аларны кире какты.

– Сез Беренче каналда үз тапшыруларыгызны дәвам итәчәксезме һәм Русиядә калачаксызмы?

– Әйе, дип җавап бирәм. Минем соңгы тапшыруымның 11 ноябрьдә булуы, шуннан соң минем Русиядән бөтенләйгә китәчәгем турында имеш-мимешләр таралган иде. Аларның бернинди нигезе дә юк.

– Сез нигә мондый кискен тәнкыйть белән нәкъ менә хәзер һәм дәүләт телевидениесендә чыгарга булдыгыз?

– Беренчедән, үз сүземне башкаларга җиткерү өчен бу бердәнбер урын. Әлбәттә мин моны үземнең интернет сәхифәмдә яки бик аз кеше укый торган берәр журнал аша да әйтә ала идем. Әмма, әгәр мин сүземне күпсанлы халыкка җиткерергә телим икән, турыдан-туры яки башкача дәүләт контролендә торган өч телевидение каналының берсен сайларга тиеш булам. Монысы беренчедән. Икенчедән, мин моны әйтергә кирәк дип санаганга әйттем. Развозжаев кыйссасы хәтта ярымнормаль юридик системаның иң түбән дәрәҗәсе белән дә һич туры килә алмый, дип уйлыйм. (Оппозиция активисты Леонид Развозжаев Киевта БМО качаклар бүлегенә мөрәҗәгать итәргә җыенганда билгесез кешеләр тарафыннан тотылып Мәскәүгә алып кителүен һәм иминлек көчләре тарафыннан азаплауларга дучар ителүен белдерә. Ул әле дә ябып тотыла). Һәм мин үз сүземне әйтергә кирәк дип таптым, чөнки мин оппозиция тарафдары буларак та, хакимият тарафдары буларак та кабул ителә торган кеше түгелмен. Мин уртадагы кеше буларак кабул ителәм, һәм шуңа күрә, мин бик каты тәнкыйтьләп һәм тавышымны күтәреп берәр нәрсә әйтсәм, бу күбрәк игътибар җәлеп итә. Чөнки башкаларның нәрсә әйтәчәге инде алдан ук билгеле. Ә минем нәрсә әйтәчәгем алай билгеле түгел иде, шуңа күрә сүзләрем ишетелерлек булып чыкты.

– Кремльдә ниндидер бүленүне һәм сезнең тәнкыйть сүзләрегезне якынрак күрүче төркем булуын аңлатучы берәр төрле ишарәләр күрәсезме?

– Бу сорауга җавап бирү бик авыр. Кайвакыт без үзебез күрергә теләгәнне күрәбез, әмма ул алай булмый. Мин анда ниндидер чын бүленеш бардыр дип уйламыйм. Путин төп хәл итүче булып кала дип уйлыйм. Минемчә, Путин шулай булырга тиеш дип уйлаган белән Медведев эшләгән арасында кайбер аермалыклар була ала, әмма бу - бүленеш түгел. Бу бары тик кешеләр арасындагы нормаль аерма гына. Кремльдә минем карашларны яклаучылар булуына шигем юк, шулай ук мине якламаучылар да бар. Әмма яклаучылар арасында Медведев яки Путин булуына шигем бик зур. Ачыкча әйткәндә, белмим.

– Сез Развозжаев эшенә борчылу белдердегез. Әмма соңгы арада бит Русиядә кайбер кануннар да үзгәртелде – читтән финансланучы хөкүмәттән бәйсез оешмалар, ватанга хыянәтне билгеләү, митинглар турында һәм башка кануннар. Кайберәүләр моны авторитаризмның тирәнәюе буларак бәяләде. Гомумән алганда эшләр кайсы якка бара дип уйлыйсыз?

– Беренчедән, мин эшләрнең кайсы якка баруын бер дә ошатмыйм һәм анда параноя булуын күрәм. Бу митинглар турындагы канунда да чагыла. Өстән караганда ул нормаль канун буларак күренсә дә, бик репрессив ысул белән кулланыла ала. Кемнең хыянәтче булуын, кемнең булмавын билгеләү кануны да бик төрлечә кулланыла ала. Әлбәттә, куркыныч бар. Бу куркыныч күренеш. Һәммә нәрсә Конституциядә бар бит. Өстәмә кануннар кирәк түгел. Һәммә нәрсә ачык итеп әйтелгән. Мин иң югарыдагы кайберәүләрнең куркуын сизәм һәм алар өкүмәтне яклау кимегәннән кими барганда, кешеләрне контрольдә тоту юлларын эзли. Кешеләрнең иң югарыдагыларга ышанычы кимегәннән кими бара.


– Эштән китү яки әйткәннәрегез өчен гафу үтенү таләбе белән ниндидер турыдан-туры басым ясау булмадымы?

– Беренче каналның баш мөдире Константин Эрнст һәм мин бөтенләй башка сәбәп белән очрашканда ул сүзне “Мин хәзер сезне эштән куарга тиешме инде?” дип башлады. Мин: “Әйдә куыгыз. Бу чын-чынлап кайнар хәбәр булачак”, дип җавап бирдем. Ул исә: “Мин бу ахмак егетнең кем булуын белмим, әйдә аны онытыйк”, дип җавап бирде. Хәзер инде аңа бәлки телефон шалтыратулары да булгандыр. Әмма әлегә кадәр аның миңа беркайчан да күңелсез телефон шалтыратулары турында әйтеп басым ясаганы булмады. Мин бернинди дә басым сизмим.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG