Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:35

"Иделем акчарлагы": Максат – милләткә хезмәт итү


14 ноябрьдә "Иделем Акчарлагы-2012" яшь язучылар бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды. Быел Гран-при алучы булмаса да, иҗатларыннан чыгып алдынгы урыннар билгеләнде. Өч көн барган бу чарада танылган язучылар һәм яшьләр телендә: "Максат – милләткә хезмәт итү" дигән фикер еш яңгырады.

“Иделем акчарлагы-2012” бәйгесенә Татарстан районнарыннан һәм Башкортстан, Удмуртия, Свердлау төбәкләреннән җәмгысе 94 кешенең язма эшләре килгән. “Идел” яшьләр үзәге мөдире вазифаларын башкаручы Ләйсән Төхвәтуллина белдерүенчә, шуларның 46сы бәйгенең йомгаклау өлешендә катнашкан.

309нчы канун “акчарлакларны” да куркыта башлаган

Илсөяр Ихсанова

Илсөяр Ихсанова

“Элек чит өлкәләрдән бик күп киләләр иде, бүген 309нчы канун үз эшен бик "әйбәт" эшли, төбәкләрдә килүчеләр азая. Болар күңелебезне бик борчый. Мәгариф системындагы тискәре күренешләр “Иделем Акчарлагы”нда да чагылыш таба. Шул рәвешләре яшь язучыларның сыйфаты кими. Бу вакытлы гына күренеш булсын иде, тарих бит боҗра буенча бара диләр, яңадан 90нчы еллардагы бер күтәрелешне дә күрәсе килә”, ди шагыйрә Илсөяр Ихсанова. Ул татар язучысына татар милләтен саклап калу бурычы куелуын да әйтте, бу фикерләрен яшьләргә дә җиткерде.

“Бу юл бит әле синең әдәби иҗат белән шөгыльләнү генә түгел, милләтеңә хезмәт итү юлы да булып торырга тиеш. Шуңа күрә, бу авыр миссияне дә аңлап әдәбиятка киләләр икән, бу – бик зур куаныч”, ди Ихсанова.

Илсөяр Ихсанова, Газинур Морат, Ләбиб Лерон (у)

Илсөяр Ихсанова, Газинур Морат, Ләбиб Лерон (у)

“Баш өстендә кылыч торганда, үз дәүләтебез булмаганда, чит төбәкләр белән аралашу сүнеп бетәргә дә мөмкин”, диде шагыйрь Ләбиб Лерон “Иделем акчарлагы” катнашучылары алдында чыгыш ясап. Илсөяр Ихсанова да, Ләбиб Лерон да әлеге бәйгенең жюри әгъзалары. Алардан тыш яшь каләм тибрәтүчеләрнең эшләрен берничә ел рәттән язучылар Марат Закиров, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Әлфәт Закирҗанов та тикшерә, бәя бирә.

Яшь язучыларда тапталган мәхәббәт, мөшкел татар авылы

“Мәхәббәт өчпочмагы” сюжеты сезнең яртыгызда. Мәктәп, студентлар тормышында күп кабатланган әйбер булганга яза торгансыз инде”, дип Әлфәт Закирҗанов яшь язучыларның мәхәббәт, сөю хакында еш язуларын, тапталган тема һәм тарихларга мөрәҗәгать итүләрен билгеләп үтте. Егет-кызлар арасында Татарстан авыллары язмышы өчен борчылучылар да бар икән.

Чулпан Гобәйдуллина

Чулпан Гобәйдуллина

“Минем авырткан тема – авыллар. Быел без бүлек белән экспедициягә Биектау районының Әтнә белән чиктәш авылларына чыктык һәм күрдек – алар бик мөшкел хәлдә, бигрәк тә татар авыллары. Сала 13 йорттан тора, табиблар юк, анда өлкәннәр генә яши һәм аларның тормышы бик авыр. Шушы күренешне мин үземнең әсәрдә яктыртырга теләдем. Моңа ирешкәнменме, юкмы, анысы әлегә караңгы. Ләкин авыллар язмышы тетрәндерде”, ди Арча районыннан Чулпан Гобәйдуллина. Ул КФУның өченче курсында татар теле бүлегендә укый. Әлеге бәйгедә өченче ел катнаша икән.

Казанда туган, университетның соңгы курсында укучы, “Иделем акчарлагы”на икенче ел килүче Алмаз Мансуров милләт проблемаларын күтәрәм дип зурлап сөйләргә яратмавын әйтте. Аныңча гади эш-хәрәкәтләр дә файда китерә.

Алмаз Мансуров

Алмаз Мансуров

“Барысы да тәрбиядән тора, мин әти-әниемә рәхмәтлемен. Алар миңа кечкенәдән татар теленә мәхәббәтне, милли хисләрне сеңдереп тәрбияләделәр. Шуңа күрә иҗатка тотынгандырмын. Моны ниндидер зур вакыйга дип санамыйм, кулга каләм алып өстәл артына утырып кәгазь битенә карасаң, илһам үзеннән-үзе килә.

Милләт гади әйберләрдән төзелә. Милләт ул – мәхәббәт, милләт ул шул ук дуслык, көндәлек тормыш, автобуста бару, каядыр йөрү. Шуңа күрә аерым күтәреп, милләт проблемы дип сөйләргә яратмыйм. Барысын да гадидән башларга тырышам, күбрәк лирик шигырьләр язам”, ди Алмаз Мансуров.

“Иделем акчарлагы”на Башкортстаннан беренче тапкыр килгән Денис Мансуров киләчәктә бу бәйгене Уфада оештырып булмасмы дип уйлый. Ул Башкорт дәүләт университетының татар филологиясен тәмамлый.

“Татар милләтен күтәрү юлы итеп сәхнә тормышын сайларга телим. Татар мәдәнияте аша милләтемне саклыйсым, аның мәнфәгатьләрен яклыйсым килә.

Денис Мансуров

Денис Мансуров

Башкортстанда язучылар берлегендә татар телле язучылар берләшмәсе дә бар. Тукаебыз да бит инде 100 ел элек Уфага килгән, бездә Мәҗит Гафурилар, Шәехзадә Бабичлар иҗат иткән, Галимҗан Ибраһимов “Галия” мәдрәсәсендә укыткан. Татарның икенче башкаласы дип Уфаны да санап була. “Иделем акчарлагы” бәйгесенең киләчәктә Башкорстанда да үтүен теләр идем”, ди Денис Мансуров.

Яшь язучылар белән очрашырга килгән Татарстан дәүләт шурасы депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев милләт дигәндә атаклы драматург Туфан Миңнуллинның сүзләрен искә алды.

“Берничәсе шигырьләрен укып китте. Күбесе бүгенге көндә күктә йөзә. Ул шулай булырга тиеш. Без кайвакыт, шагыйрь-язучылар җирдән чыксын дип әйтәбез. Җирдән чыгарга тиеш ул, әмма ләкин яшь чагында да күккә менмәгәч, картайгач анда менү авыррак шул. Башта ул күккә менә, аннан җирдәге тормышны аңлый башлый.

Разил Вәлиев

Разил Вәлиев

Бүген мин яшьләр каршында сөйләгәндә дә Туфан ага Миңнуллинның һәрвакыт әйтә торган бер сүзен искә алдым: “Һәрбер язучының төп максаты – милләткә хезмәт итү. Һәр язуның, һәр иҗат кешесенең күңелендә, милләт язмышы, милләт тормышы ятарга тиеш. Ул шул вакытта гына милләткә хезмәт итә, шул вакытта гына милләт аны үзенеке итеп кабул итә” дип әйтә иде ул”, диде Разил Вәлиев.

“Иделем акчарлагы”на беренче тапкыр Татарстанның Буа районыннан килгән яшь шагыйрә 25 яшьлек Лилия Сәлахетдинова өчен иң мөһиме - үзенең гариплегеңнән оялмыйча кеше арасына чыгу. Ул өч көн буе сау-сәламәт егет-кызлар белән бәйге кысаларындагы барлык очрашуларда катнашкан, яңа дуслар, онытылмаслык хис-кичерешләр алган.

“Мин өйдә торып шагыйрьләрне күреп белми идем, монда алар белән кара-каршы утырдык. Яшь шагыйрь, шагыйрәләр белән таныштым.

Лилия Сәлахетдинова

Лилия Сәлахетдинова

Иң беренче үзеңне кызганырга, мин авырыйм инде, инвалид килеш нәрсәгә кешеләр арасында йөрергә дип уйларга ярамый. Киресенчә, гадәти яшәү тормышын алып барырга кирәк. Үзеңнән оялмау, кешеләр арасына чыгудан оялмау бик мөһим. Иҗаттамы яки башка өлкәдәме үзеңне үстерергә тырышырга кирәк”, ди Лилия. Аның өчен бу бәйгедә катнашып дөньяга чыгу, яңа иҗатташ дуслар табу ниндидер урын алуга караганда да кадерлерәк икән. Башка яшь каләм ияләренә жюри әгъзалары әйткән тәнкыйтьләрдән соң язуны туктатмаска киңәш итә.

“Мәсәлән, кемнедер артык тәнкыйтьләп атырлар да, минем иҗатым аларга инде ошамый, нәрсәгә миңа иҗат итәргә дип язуны ташларга мөмкин. Минемчә, тәнкыйтьсез иҗат булмый. Аннан чыгып фикер йөртеп күтәрелергә, башка теманы сайларга кирәк. Киләсе елда яңадан катнашып үзеңне тикшерергә кирәк. Үзем дә янә монда килер идем”, диде Лилия Сәлахетдинова. Ул “Иделем акчарлагы”нда “Поэзия” юнәлешендә махсус бүләккә ия булды.

15 ноябрьдә Лилия Буага кайтып җитүгә үк Контакт интернет битендә яшь язучылар бәйгесен бик ошатып кайтуын хәбәр итте.

“Бик зур рәхмәт барчагызга да! Бәйгенең йомгаклау этабы искиткеч булды. Кичерешләр әйтеп бетерерлек түгел. Тиздән фотосурәтләр булачак”, ди ул.

“Иделем акчарлагы-2012” җиңүчеләре


Бәйгенең өч этабын үтеп җиңүчеләр исемлегенә керүчеләр:

"Драма" номинациясе

• II урын – Чулпан Гобәйдулина (Арча)

"Балалар әдәбияты" номинациясе

• Кызыксындыру бүләге – Ләйсән Исмәгыйлева (Арча)
• Кызыксындыру бүләге – Сөмбел Вәлиева (Саба)
• I урын – Ләйсән Галимҗанова (Арча)

"Проза" номинациясе

• Кызыксындыру бүләге – Энҗе Ибраһимова (Казан)
• Кызыксындыру бүләге – Зөһрә Вилданова (Кукмара)
• Кызыксындыру бүләге – Гүзәл Фарсыева (Актаныш)
• III урын – Илүсә Гайнетдинова (Апас)
• II урын – Алсу Нургатина (Аксубай)
• I урын – Алмаз Мансуров (Казан)

"Поэзия" номинациясе

• Махсус бүләк – Лилия Сәлахетдинова (Буа)
• Кызыксындыру бүләге – Сиринә Мөхәммәтҗанова (Балык Бистәсе)
• Кызыксындыру бүләге – Алина Акмалова (Мөслим)
• Кызыксындыру бүләге – Илнар Нотфуллин (Кама Тамагы)
• III урын – Нурлан Ганиев (Башкортстан)
• II урын – Руслан Сулейманов (Башкортстан)
• I урын – Лениза Валиева (Яр Чаллы)

"Иделем акчарлагы" конкурсы 2000 елның беренче сентябреннән бирле уздырыла. Йомгаклау өлеше 12-14 ноябрьдә Казанда, “Идел” яшьләр аланында үтте. Аны Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы белән берлектә "Идел" яшьләр үзәге оештырды. Биредә татар телендә иҗат итүче 14-30 яшьләрдәге яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар катнаша алды.

Оештыручылар белдергәнчә, “Иделем акчарлагы” бәйгесенең максаты – яшь буын арасыннан сәләтле каләм тибрәтүчеләрне эзләү, барлау, аларга киләчәктә үзләрен күрсәтү һәм үсү өчен шартлар тудыру.

Бәйгедә иң яхшы дип табылган яхшы әсәрләр "Иделем акчарлагы" әдәби җыентыгында урын алачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG