Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстанда Татарстанны Казан губерниясе итеп үзгәртергә телиләр


Дагыстан икътисад һәм сәясәт институты ректоры Абдул-Насир Дибиров Русия төбәкләренең милли атамаларын алып географик атамаларны кайтарырга кирәк, дип белдерде.

"Татарстанда, мисал өчен, Казан татарларының саны 53%, анда яшәүчеләрнең 47% - татарлар түгел. Димәк, халыкның 47% үзләрен килмешәк дип саный", диде ректор "Известия" басмасына биргән әңгәмәдә.

Төрле милләтләрнең тигез хокукларга ия булмавы Кабарда-Балкар белән Карачай-Черкес республикаларында да актуаль. Милли атамаларны Русиядән чыгарга ниятләгән төбәкләр генә калдырырга тиеш, Русия эчендә калучылар 1914 елга кадәр булган кебек географик атамаларга кайтырга тиеш, диде Дибиров.

Дәүләт Думасына Чечнядан сайланган депутатларның бу тәкъдимне хуплавы, әмма Кабарда-Балкар депутатларының моңа каршы чыгуы хәбәр ителә.

Русия фәннәр академиясенең этнология һәм антропология институты җитәкчесе Валерий Тишков республикаларның исемнәрен үзгәртү кирәклеге юк, дип саный.
XS
SM
MD
LG