Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар Мәскәү Кремлен яулады. Җыр-бию белән


Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышыннан күренеш
Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышыннан күренеш

15 ноябрьдә Мәскәүнең Кремль сараенда Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең 75 еллыгы зур тамаша белән билгеләнде. 18 ноябрьдә шул ук бинада Корбан бәйрәме чарасы, тагын ике көннән Ренат Ибраһимов концерты уза.

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең юбилей тамашасына зал тутырып килгән халык артистларны алкышларга күмеп каршы алды, горурланып карап утырды. Сәхнә бизәлешеннән башлап, киемнәр, репертуар, програм, оештыру – барысы да халыкның күңеленә бик хуш килде. “Безнең ансамбль башкаларныкыннан ким түгел, Аллага шөкер!”, диде бер тамашачы.

Тамаша башланыр алдыннан Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибгатуллин, җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Айрат Хәмитовка юбилей уңаеннан Русия мәдәният министрлыгының рәхмәт хатын тапшырды һәм Татарстан президентының котлавын җиткерде.

75 еллыгын Мәскәүнең Кремль сараенда бәйрәм иткән ансамль беренче бүлектә тамашачыларга “Җиде энҗе” дип аталган риваять-мюзикл тәкъдим итте. Икенче бүлектә ансамбльнең “Алтын фонд"ына кергән әсәрләр күрсәтелде.

Татарлар Мәскәүдә күп булуга карамастан, аларның тамашаларга йөргәннәре чагыштырмача күп түгел. Шушы арада гына көн аралаш Кремль сараенда татарча чаралар узарга тиеш булуы җыр һәм бию ансамбленең концертына билетлар сатуны авыр хәлгә куйган. Билетларның күпмеседер сатылган булса да, байтак кына билетлар чакыру билеты буларак та таратылган дип әйттеләр. Билет бәяләре кыйммәт булмаса да, мәктәп укучылары, студентлар, олы яшьтәге кешеләр бәлки сатып та ала алмаганнардыр. Ләкин тамашада алар күп иде. Моңа Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге дә үз өлешен керткән.



Тәнәфес вакытында тамаша башланыр алдыннан да милләттәшләргә татарча китаплар, төрле татар сувенирлары, кәләпүш-яулыклар, футболкалар, бизәнү әйберләре алырга да мөмкинлек тудырылган иде.

Тамаша тәмамланганнан соң халык озакка сузылган алкышлары, чәчәкләре белән ансамбльнең җитәкчеләрен Раилә Гарипова, Рәшит Мостафин, Нияз Гәрәев, Венера Гәрәева, Айрат Хәмитов һәм башкаларны сәламләде. Ансамбль җитәкчесе Айрат Хәмитов ансамбль каршында башын иеп: “Мин сезнең белән горурланам!” дип рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм мәскәүләргә: “Без әле тагын очрашырбыз!” дип вәгъдә бирде.

18 ноябрьдә Корбан бәйрәменә багышланган чара да шушы ук бинада узарга тиеш. Тагы ике көннән тамашачылар бу залда Ренат Ибраһимовны алкышлар. Шулай итеп, берничә ел элек данлыклы Илһам Шакиров юбилее узганнан соң, бу тамаша залында татарлар бик еш кунак.
XS
SM
MD
LG