Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газзәгә Мисыр премьер-министры килде


Газзәгә килгән Мисыр премьер-министры Һишам Кәндил Каһирәнең Газзәдә тынычлык урнаштыру тырышлыкларын арттырачагын вәгъдә итте. Җомга көнне Израил Мисыр рәсмиенең сәфәре вакытында атышларны туктатып торуы турында игълан итте.

Мисыр президенты Мөхәммәт Мурси Израил гамәлләрен “кешелеккә каршы агрессия” дип бәяләде.

Израил хөкүмәте вәкиле бүген атышларны туктату турында килешенгән булса да, фәлестин сугышчылары Израил җирләренә һөҗүмнәрен дәвам итә, дип белдерде. Газзәдән атылган ракета Тел-Авивтан ерак түгел диңгезгә төшкән.

Израил бу һөҗүмнәргә җавап итеп көч кулланмаганын белдерде.

Узган төндә Израил очкычлары Газзәнең кайбер бистәләрен утка тотты. Бүген хәрби һөҗүмгә әзер торыр өчен запаста булган 16 мең гаскәри чакыртып алынды.

Чәршәмбедән бирле 18 фәлестинле һәлак булды, дип хәбәр ителә. Алар арасында балалар да бар.

Халыкара җәмәгатьчелек бу кораллы низагны кискен тәнкыйтьли һәм кичекмәстән көч куллануны туктатырга чакыра.
XS
SM
MD
LG