Accessibility links

Кайнар хәбәр

Диния нәзарәте быелгы хаҗга хисап тотты


Диния нәзарәте быелгы хаҗга хисап тотты
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:31 0:00

Диния нәзарәте быелгы хаҗга нәтиҗә ясады

16 ноябрьдә Татарстан диния нәзарәтендә хаҗ нәтиҗәләренә багышланган матбугат чарасы үтте. Быел назәрәт хаҗ бәяләрен төшерергә вәгъдә итсә дә, бәяләр әллә ни үзгәрмәгән.

Татарстан диния нәзарәтендә хаҗ оештыру өчен җаваплы вәкиле Хәбибулла Нәфисуллин сүзләренчә, быел Татарстан нәзарәтенә хаҗга бару өчен 1500 урын бирелгән булган. Шуларның меңгә якыны Татарстан ватандашларына бирелсә, калган 500гә якыны читтәге татар диаспорасы вәкилләренә эләккән.

Хәбибулла әфәнде хаҗга баручыларны очкыч белән Казаннан туры Мәдинәгә алып баруны, ә кайтканда Җиддәдән туры Казанга алып кайтуны быелгы хаҗның уңышы дип бәяләде. Шулай ук быел беренче тапкыр хаҗиларны бушлай тукландыру оештырылган. Согуд Гарәбстанына килеп төшүгә барлык хаҗиларга да бу илдә телефоннан сөйләшү өчен сим-карталар өләшенгән.

Диния нәзарәте вәкиле башкарылган эшләрне санап үтсә дә никтер быелгы хаҗның бәяләренә кагыласы итмәде. Бу теманы матбугат конференциясе ахырында журналистлар сорагач кына ачыклап үтте.

Аның сүзләренчә, быелгы хаҗ бәяләре 98 меңнән алып 144 мең сумга кадәр булган. Тик 98 мең сумлык юлламаларны акчаларын алдан түләргә өлгергән 20-30 кеше генә ала алган. Дистәләрчә кеше хаҗ юлламаларын 108 меңгә һәм шактые 122 мең сумга сатып алган.

“Без алдан Мәккәгә барып кайткач баштарак әйтелгән 98 мең сумлык хаҗ юлламасы бәяләрен күтәрергә мәҗбүр булдык. Чөнки безнең хезмәт күрсәтү бәясе артты. Мисал өчен, быел безнең хаҗилар Минада матраста ятты, былтыр исә коры идәндә ятканнар иде. Аннан соң быел анда кунакханәләрдәге бәяләр дә күтәрелде. Шулай ук туры очкыч билетлары да кыйммәтләнде һәм доллар курсы да үзгәрде”, дип аңлатты Хәбибулла Нәфисуллин.

Шуны да әйтергә кирәк, быелның 23 апрелендә хаҗ кылуга багышланган матбугат коференциясендә Татарстан мөфтие Илдус Фәиз, быелгы хаҗ кылу бәяләрен халык бара алырлык дәрәҗәгә кадәр төшерүне һәм хаҗда хезмәт күрсәтүне яхшыртуны планлаштырулары турында әйткән иде.

Диния нәзарәте хаҗ сафәрләрен оештыруны үз кулына ала
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:32 0:00

Быелгы хаҗны “Хезмәт тур” һәм “Дум РТ Хаҗ” операторлары бергәләп оештырган, хаҗиларның өчтән бере “Хезмәт тур”ны, ә калган өлеше “Дум РТ Хаҗ” аша баруны сайлаган.
XS
SM
MD
LG