Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:35

Һааг трибуналы ике хорват генералын сугыш җинаятьләрендә гаепсез дип тапты


БМОның Һаагтагы сугыш җинаятьләрен аппеляция мәхкәмәсе 1995 елгы вакыйгалар өчен сугыш җинаятьләрендә һәм кешелеккә каршы җинаятьләрдә гаепләнеп 24 һәм 18 ел төрмә җәзаларына хөкем ителгән генераллар Анте Готовина һәм Младек Маркачны гаепсез дип тапты, мәхкәмә карары белән алар шунда ук иреккә чыгарылды.

Хорват генералларына хөкем карары 2011 елда чыгарылган иде.

1995 елда Босния чигендәге Крайина исемле хорват авылыннан “Давыл” хәрби чарасы вакытында 200 меңләп серб куып чыгарылды, кимендә 150 кеше һәлак булды.

2011 елда мәхкәмә ике генералның да Хорватия президентының яшерен күрсәтмәләрен үтәгәнен белдергән иде. Аппеляция мәхкәмәсе исә яшерен планның булмаганын, Готовина һәм Маркичның Хорватиядә милли каһарман саналуын җиткерде.

Хорватия башкаласы Загребта бу карарны игълан итүне халык туры эфирда телевидениедә карады, меңләгән кеше шатланып урамга чыкты.

Сербия премьер-министры урынбасары Рәсим Ляйич БМО мәхкәмәсе генералларны аклау карары белән үзенә булган ышанычны юк итте, дип белдерде.

Маркач 2004 елда хокук саклаучыларга үзе бирелде. Готовина исә хөкем итүдән качып йөрде, 2005 елда Кәнәри утрауларында кулга алынды.

Европа Берлеге ул чакта Хорватиянең берлеккә алынуы сугыш җинаятьләрен кылучыларны тоту һәм хөкем итүенә бәйле, дип белдергән иде.

Готовина француз легионының элекке әгъзасы, 1980 елда Франциядә урлашу һәм ришвәт алу өчен төрмәдә утырган.

XS
SM
MD
LG