Accessibility links

Кайнар хәбәр

Республика атамаларына кизәнү башланды


Мәгълүмат чараларында Дагыстан җитәкчелеге республика атамаларын алыштыру тәкъдиме белән чыгарга җыена дигән хәбәр таралды. Дагыстанның мәгълүмат министры Нәриман Гаджиев бу хәбәрне әлегә кире какты. Разил Вәлиев, исем алыштыру башланса, Русиягә куркыныч янаячак, дип кисәтә.

Русиядәге милли республикаларга һөҗүм яңа төсмер ала башлады. Декабрь башына кабул итүгә әзерләнгән Русиянең милли сәясәте стратегиясе өлгесендә сәнәгати эре районнар булдыру турында язылса, октябрь уртасында "Ватандашлар платформасы" җитәкчесе, эшмәкәр Михаил Прохоров республикаларны бетерү тәкъдиме белән чыккан иде.

16 ноябрьдә Дагыстаннан тагын бер тәкъдим авазы яңгырады. Дагыстан икътисад һәм сәясәт институты ректоры Абдул-Насир Дибиров, республикаларның милли атамаларын географик атамаларга, аерым алганда, Татарстанны Казан республикасы, Башкортстанны Уфа республикасы итеп үзгәртергә кирәк дип белдерде. Дибиров Русиядәге бүген милли республикалар алдында торган катлаулы сәяси вазгыятьтә Удмуртия, Чуашстанны йә булмаса башкаларны түгел, үзләренең миллилеген саклап калырга тырышкан Татарстан белән Башкортстанны иң беренче чиратта телгә алды.

"Бүген бөтен республикалар, шул исәптән Төньяк Кавказдагылар да күп милләтле. Бер генә этнос, милләтне аерып алып республика исемендә аны гына күрсәтү дөрес түгел. Титул булмаган халыклар түбәнсетелгән хәлдә кала, милләтара тигезсезлек килеп чыга. Мисал өчен, Татарстанда 53% казан татарлары яши, шул ук вакытта 47% татар түгел. Бу 47% икенче сортлы кешеләр булып чыга", ди Дибиров.

Абдул-Насир Дибирдов
Абдул-Насир Дибирдов
Аның бу сүзләрен интернеттагы күп кенә сәхифәләр күчереп басты. Дибиров Азатлык радиосына Русиянең федератив төзелеше турында ел-ел ярым элек фәнни хезмәт язуын әйтте. Бу республикалар исемен үзгәртү турындагы фикерен ул башта "Регнум" агентлыгына җиткерүен белдерде. Билгеле булганча, "Регнум" үзенең татарофобиясе белән танылды.

"Бу - дәүләт фикере түгел, политолог тикшерүче буларак минем үземнең фикер. Прохоров, республикаларны бетерергә кирәк, дип үз фикерен белдергәннән соң күптән түгел генә "Регнум" агентлыгы бу сүзләргә комментар сорады. Прохоров һәм башкалар федерациянең камил булмавын белдерсә, минем карашымча, аның асылы атамаларда этник төсмер булуда", диде Дибиров.

Аның сүзләренчә, Русиядәге төрле республикалар арасыннан бары тик Дагыстан гына географик атама булып тора. "Бездә 30лап милләт яши һәм Дагыстан – таулар иле дигәнне аңлата, калганнары теге йә бу милләтнең өстенлеген күрсәтә", диде Дибиров.

Русия шулай ук күпмилләтле дәүләт. "Русия" сүзенең нигезендә рус милләте чагылыш таба. Димәк, Дибиров күзлегегеннән караганда, ил исемендә бер генә милләтнең өстенлеге күрсәтелә булып чыга.

Азатлык радиосы Дибировка "Русиянең дә исемен алыштырырга кирәк булачак түгелме соң?” дигән сорауны юллады.

"Империя төзелгән вакытта Мәскәү Русе булган, рус дәүләте булган. Аңа башка күп халыклар, шул исәптән казан татарлары, башкортлар, мордва, мари һәм Әстерхан кнәзлеге-ханлыгы кергәч, Петр I вакытында ул Русия империясенә әйләнә. Монда "Российская" дигәне аның күп этник берәмлекле икәнен күрсәтә", диде Дибиров.

“Бизнес-Online” яңалыкка үзенчә бәя бирде. “Русиянең хәзерге төзелешенә һөҗүмгә иң күп милләтле төбәк – Дагыстан кушылды. “Известия” газеты хәбәр итүенчә, Кремльгә якын эшмәкәр Юрий Ковальчук контролендә булган “Национальная медиагруппа” аша республика хакимияте Русиядәге республикаларның исемнәрен үзгәртү тәкъдиме белән чыгарга җыена”, дип язды “Бизнес-Online”.

Дагыстанның мәгълүмат сәясәте һәм гаммәви коммуникацияләр министры Нәриман Гаджиев Азатлык радиосына интернетта таралган, аерым алганда, “республика хакимияте Русиядәге республикаларның исемнәрен үзгәртү тәкъдиме белән чыгарга җыена” дигән хәбәрне тузга язмаган сүзләр дип бәяләде. Гаджиев сүзләренчә, Дибиров интернетта кеше буларак теләсә нинди фикер белдерә ала, әмма ул җитәкләгән институтның республикада да, Русиядә дә бернинди абруе юк. “Икътисад һәм сәясәт институты дип аталса да, бу оешма базар янындагы бер бинада өч бүлмәгә урнашкан. Анда компьютерга өйрәтү һәм бухгалтерлар курслары гына үтә”, диде Гаджиев.

Бу белдерүне ул Дагыстан думасы депутатлар өчен дә һәм шулай ук республика җитәкчелеге өчен дә көтмәгәндә күктән төшкән бер яңалык булды дип әйтте.

“Мин бу кеше, ректор дип аталучы фикерен һәм республика җитәкчелеге фикерен бергә бәйләүләренә аптырыйм. Аның республика җитәкчелегенә бернинди катнашы да юк. Бу аның шәхси фикере. Бу белдерүнең шундый мәгълүмат дулкыны тудыруы, бер яктан кызык кебек, күрәсең, башка сәбәпләр булмаган, әмма без Дагыстан республикасы хөкүмәтенең моңа бернинди катнашы юк дип аңлата-аңлата туйдык инде. Мин Дагыстан думасындагы бер генә депутаттан да бу фикерне ишетмәдем. Без алар белән һәрвакыт бәйләнештә. Алар республикада булган вакыйгаларга һәрвакыт комментарлар бирә. Мин аларның берсеннән дә мондый теләкне ишеткәнем булмады”, диде Гаджиев.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев
Татарстан дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев сүзләренчә, Дибировның бу белдерүе Русиядә милләтләргә каршы алып барыла торган сәясәтнең бер дәвамы булып тора һәм бу хәл тормышка аша башласа, Русиягә куркыныч янарга мөмкин.

"Бу фикергә мин гаҗәпләнмәдем, чөнки Русиядә соңгы елларда барган милли сәясәт шушы якка таба юнәлеш алды. Күреп торабыз, соңгы вакытта Русия милли сәясәт стратегиясе өлгесендә милли республикаларны бетерүгә юнәлеш күзәтелә. Русия думасында беренче укылышта мәгариф кануны кабул ителде. Анда милли телләргә урын аз бирелә. Русиядәге милли сәясәт милләтләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртуны күздә тотмый.

Инде бу мәсьәләне милли республикалардагы кайбер вәкилләрнең күтәреп чыгуы ниндидер бер мантыйк ала башлады. Субъектлардагы президент атамасын алып ташлау турындагы тәкъдим белән Чечнядан чыккан иделәр. Милли республикаларның исемнәрен географик атамаларга үзгәртү тәкъдиме дә Дагыстаннан яңгыравы - бу мәсьәләнең бер эзгә салынуын күрсәтә.

Без бу мәсьәлә Русия күләмендә кабул ителергә тиеш дип санамыйбыз. Әгәр Татарстан республикасы халык фикерен өйрәнеп, референдум юлы белән йә булмаса Татарстан парламентында ниндидер бер карарга килә икән, ансы башка нәрсә. Дагыстанда да, Чечняда да бу үзендә хәл ителә ала. Ә моның үзәктән, Мәскәүдән, федераль хакимият тарафыннан хәл ителүе бернинди дә кысага сыя алмый. Бу Русия конституциясенә каршы килә. Без үзебезнең республиканың корылышын Русия конституциясе нигезендә үзебез билгели алабыз. Республика эчендәге тәртипләрне республика үзе урнаштырырга тиеш. Атамасын да, хөкүмәтен оештыру да, парламентны оештыруны да без үзебез хәл итәбез.

Безгә Чечнядагы, Дагыстандагы аерым кешеләрнең тәкъдимнәре үрнәк була алмый. Аларны үрнәк итсәк, Чечнядагы кебек сугышырга, Дагыстандагы кебек ыгы-зыгы китереп чыгарырга туры килер иде. Дагыстанда, белүебезчә, милләтләр арасындагы вәзгыять шактый катлаулы. Без Русиядә яшәгәч, мондый катлаулы вазгыять үзәк хакимият тарафыннан тәртипкә салынырга тиеш.

Русия Конституциясендә күпмилләтле халык дип язылган икән, димәк ул күпмилләтле халыкның мәнфәгатьләре кайгыртылырга тиеш. Әгәр без башка юлдан китәбез икән, ул чакта илнең конституцион нигезен таркатабыз һәм бу һич кенә дә яхшы юлга китереп чыгармаячак.

Мондый тәкъдимне күптән түгел Прохоров белдерде, ә Жириновский аны күптәннән әйтеп килә. Димәк, бу каяндыр килеп чыккан фикер генә түгел, рәсми оешмаларда да мондый фикер булуы бик мөмкин. Бу бик тә куркыныч һәм Русиянең киләчәгенә куркыныч яный торган фикер. Моны милли республикалар үзләре дә, Русия җитәкчелеге дә истә тотарга һәм мондый адымнарга һич кенә дә юл куярга тиеш түгел", ди Разил Вәлиев.
XS
SM
MD
LG