Accessibility links

Кайнар хәбәр

FEMEN җитәкчесен Русиядә куып җибәргәннәр


FEMEN украин хатын-кызлар хәрәкәте җитәкчесе Анна Гуцол Русиядән куып җибәрелгән. Аңа билгесез вакытка илгә керү тыелган. Бу хакта хәрәкәтнең сәхифәсе хәбәр итә.

Гуцолны җомга көнне кич Петербурга килгәч һава аланыннан полиция бүлегенә алып киткәннәр иде. Шимбә инде аны сак астында кире Париж очкычына утыртып җибәргәннәр.
Элегрәк илгә керү тыелган булуын әйтеп, Гуцолны Русиягә кертмәгәннәр дигән хәбәр таралган иде.
XS
SM
MD
LG