Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда казада балалары үлгән ата-аналар гаеплеләрне үлем җәзасына тартырга чакыра


Бүген Мисырның башкаласы Каһирәдән 350 чакрым көньяккарак Ассиут вилаятендә булган тимер юл казасында 49 кеше һәлак булган. Бу нигездә мәктәп укучылары, тагын 18 кеше яраланган.

Эш урынында йоклап киткән хезмәткәр вакытында юл бүлә торган җиһазны төшермәгән, нәтиҗәдә автобус поездга бәрелгән.
Автобуста 4-6 яшьлек 60 бала булган.

Әлеге хәлдән соң Мисыр транспорт министры һәм дәүләт тимер юл ширкәте җитәкчесе эшеннән китте.

Балалары вафат булган ата-аналар каза булган урында демонстрацияләр уздыра. Алар моңа җаваплы булган кешеләрне үлем җәзасына тартуны таләп итә.
XS
SM
MD
LG