Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мамадышта Наил Кашапов бөркет үстерә


Мамадышта Наил Кашапов бөркет үстерә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:47 0:00

Мамадышта Наил Кашапов бөркет үстерә

Мамадыш районының Арташ авылыннан 23 яшьлек Наил Кашапов өй арты бакчасында Байкал исемле бөркет үстерә. Наил аны йомыркада чагында алып кайткан, кулга ияләштереп кышын ауга чыгарга тели.

"Бер көнне бәйдән ычкынып очып киткән, ерак китмәгән, тотып алып кайттым, кулга ияләнеп бетә инде", диде Наил.

Кашаповларның өй арты бакчаларында кыргый кош – бөркет баласы үсүен бөтен Мамадыш районы белә. Авылдашлары янына килеп фотога да төшеп киткән. Наил аны урманнан алып кайткан, бөркет оясы җимерелсә дә, йомыркаларның берсе бөтен килеш сакланган иде, ди егет.

Наилнең әтисе Хәлим Кашапов улының кыргый кош-кортларга игътибарлы булуын әйтте. “Мин аучы булгач, улым миңа ошый инде”, ди өлкән Кашапов.
XS
SM
MD
LG