Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил Газзә сызыгында һөҗүмнәрен көчәйтергә җыена [видео]


Израилнең Газзәгә һөҗүмнәре. Бишенче көн
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:50 0:00

Израилнең Газзәгә һөҗүмнәре. Бишенче көн

Тел-Авив – Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяху Газзә сызыгында Хәмәс сугышчыларына каршы хәрби гамәлләрне көчәйтергә әзерлек белдерде. Бу турыда ул якшәмбедә хөкүмәт утырышында әйтте.

Израилнең меңнәрчә хәрбиләре һәм танклар Газзә чигенә китерелгән. Һава һөҗүмнәре инде бишенче көн дәвам итә.

Төбәктәге вазгыять чәршәмбедә һава һөҗүме нәтиҗәсендә Хәмәснең хәрби канат җитәкчесе Әхмәт Әл-Җабари үтерелгәннән соң кызып китте.

Шимбә көнне Гарәп лигасы илләре Израил гамәлләренә тәнкыйть белдерде һәм оешманың җитәкчесен төбәккә җибәрергә карар итте.

Газзәдәге чыганакларга күрә 5 көн барган һөҗүмнәр нәтиҗәсендә 50гә якын фәләстинле һәлак булган, 400дән артыгы яраланган. Корбаннар Израил ягында да бар диелә, ләкин аларның саны әйтелми.
XS
SM
MD
LG