Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Башка Русия”нең Рязань җитәкчесе сорау алуга Мәскәүгә чакырылган


Рязань – Русиянең оппозициядәге “Башка Русия” партиясенең Рязань бүлеге җитәкчесе Сергей Ежов сорау алуга Мәскәүгә чакырылган.

Партиянең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Сергей 20 ноябрь көнне Газизов исемле тикшерүчегә килергә тиеш. Моңа кадәр аның хатыны журналист Софья Ежова да мәҗбүри рәвештә шушы тикшерүчегә китерелгән. “Башка Русия” вәкилләре әйтүенчә, Софья Ежованы 12 октябрь көнне Рязань үзәгендә билгесез кешеләр номерсыз машинага утыртып алып киткән.

Сергей Ежов фикеренчә, аның Мәскәүгә чакырылуы – хакимиятләрнең аңа басым ясау кампаниясенең дәвамы булып тора. Элегрәк тә аңа ике тапкыр җинаять эше ачарга тырышкан булганнар.
XS
SM
MD
LG