Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдова Днестр буе төбәгендә Русия вәкиллеген ачуга каршы чыкты


Кишенәү – Молдова президенты Николае Тимофти Днестр буе төбәгендә Русия вәкиллеген ачу тәкъдимен кире какты.

Рәсми Мәскәү Тираспольдә консуллык ачырга теләгән иде. Ләкин Кремль рәсмиләре Молдованың Европа энергия килешүенә кушылу карарын тәнкыйтьләп чыкканнан соң, Тимофти консуллык ачу тәкъдимен кире какты. Русия гаскәрләре Днестр буеннан китеп бетми торып, консуллык ачылмаячак, диде ул.

Хәзерге вакытта Днестр буе төбәгендә Русиянең 1200 хәрбие бар.
XS
SM
MD
LG