Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан халкы спорттан бизә башлады


"Ак Барс" - "Салават Юлаев" уены, Казан, 7 октябрь 2012
"Ак Барс" - "Салават Юлаев" уены, Казан, 7 октябрь 2012

Соңгы арада Казанда спорт уеннарына тамашачының аз йөрүе күзәтелә. Башкалада спортка ихтыяҗ кими.

Казанда төрле спорт төрләрендә чемпион такымнар җитәрлек. Аларга шактый күп акча бүленеп бирелә, әмма шуңа да карамастан, тамашачылар саны кимегәннән-кими бара.

Бу бигрәк тә республиканың горурлыгы булган “Ак Барс” һәм “Рубин” уеннарында сизелә. Sports.ru игълан иткән нәтиҗәләргә караганда, “Ак Барс” уеннарына уртача 4.954 кеше йөри икән. Ягъни “Татнефть-Арена” залы нибары 56%ка гына тула. Бу күрсәткеч белән “Ак Барс” Континеталь хоккей лигасы (КХЛ) такымнары арасында 17нче урында.

Хәттә Түбән Каманың “Нефтехимик” такымы да бу яктан Казан хоккейчыларыннан өстенрәк тора. Аның уеннарына уртача 5.333 кеше килә. 200 мең халкы булган Түбән Кама өчен бу миллионлы Казан белән чагыштырганда шактый югары күрсәткеч. Түбән Кама хоккей стадионы һәр уенда 97%ка тула икән.

Гомумән алганда, КХЛ уеннарына уртача 6.242 кеше йөри. Бу Лига тарихында иң яхшы күрсәткеч санала. Бу рейтингта Мински шәһәренең “Динамо” (14.085) һәм Петербурның “СКА” (11.654) такымнары алда бара. Шулай ук Хабаровски һәм Түбән Новгородны хоккейга “сусап” торучы шәһәрләр рәтенә кертергә була. Җирле такым уеннарына билет сатып алу кыен, һәр уенда ареналар 100%ка тула һәм буш урыннар калмый диярлек.

Шулай ук, КХЛда беренче сезоннарын уйнаучы Прага һәм Братислава такымнары да сынатмый. Гәрчә Чехия һәм Словакияда җирле чемпионат уйналса да, “Лев” һәм “Слован” регуляр рәвештә 8-9 мең кеше җыярга сәләтле.

Әмма “Ак Барс” читтә уйнаганда, Морозов, Зарипов һәм башка “йолдызларны” күрергә теләүчеләр артып китә икән. Читтәге уеннарда “Ак Барс” белән көч сынашуны карар өчен уртача 7.135 кеше килә. Бу лигада бишенче нәтиҗә булып тора. Казан хоккейчыларын читтә күбрәк яраталар, күрәсең.

"Интер" (Милан) - "Рубин" (Казан) уены, Милан, 20 сентябрь 2012
"Интер" (Милан) - "Рубин" (Казан) уены, Милан, 20 сентябрь 2012

“Рубин” да бу мәсьәләдә “калышмый”. Аның Казан уеннарына уртача 9.152 кеше йөри. Үзәк стадионның 27.756 кеше сыйдырганын искә алсак, ни бары 31% дигән сүз. Бу саннардан соң Чистай урамында төзелеп ятучы 45 меңлек “Рубин-арена”ның кайчан да булса тулачагына шик туа.

Әлеге саннар казанлыларның футбол белән кызыксынмый башлауларын күрсәтә. Әле узган сезонда гына уртача күрсәткеч якынча 16 мең тәшкил иткән. Әмма ни сәбәпледер, быел футбол сөючеләр стадионга йөрүне кулай күрми. Бәлки кырыс һава шартлары да үз ролен уйнагандыр. Бу көннәрдә башкалада температура минуска чыкты, ә бит премьер-лига уеннары 13 декабрьгә билгеләнгән.

Спорт журналисты Радик Сабиров фикеренчә, Казанда спорт төрләре күп булганлыктан кешеләр кайсын сайларга белми. Такымнар да үз тамашачыларын җәлеп итә алмый. Казан халкы спорттан бизә башлады, шуңа күрә Универсиада уеннарына йөрүчеләр дә аз булыр дип фаразлый белгеч.

“Әлбәттә, моңа күп төрле фактларны китерергә мөмкин. Мәсәлән, шәһәрдәге тыгыннар аркасында спорт сөючеләр аренага барып җитә алмый. “Рубин” тренеры Корбан Бердыев та моны җитди сәбәп дип саный. Бер яктан караганда, “Ак Барс” та, “Рубин” да соңгы арада яхшы уен күрсәтә, әмма халык барыбер йөрми. Билгеле булганча, “Рубин” уены әллә ни мавыктыргыч түгел, шуңа күрә шәхсән мин җылы өйдә утырып, Англия яисә Испания чемпионатын карыйм. Икенчедән, безнең профессиональ клублар тамашачылар белән эшли белми, ягъни спорт уеннарын ләззәтләнеп багар өчен шартлар бөтенләй тудырылмаган. Ләкин шулай да төп сәбәп итеп Казан халкының спорт ярышларыннан бизүен атар идем. Дөресен генә әйткәндә, соңгы арада казанлылар спорттан гарык була башлады. Бу җәһәттән, мин Универсиада өчен борчыла башладым. Билет сатулар җәй көне үк башланса да, бүгенге көнгә нибары 4 мең билет сатылган. 80% сату турында хыяллансалар да, иманым камил, алай сатылмас ул. Әле 50%ы сатылып бетсә, бик яхшы булыр”, ди Радик Сабиров.

Әле генә игълан ителгән Европа футбол такымнары рейтингында Германиянең “Боруссия” (Дортмунд) беренчелекне алып тора. Аның уеннарына уртача 80.645 кеше йөри. Дортмундта 500 меңнән артык халык яши, димәк, “Боруссия” уеннарына шәһәрнең һәр 7нче кешесе бара дигән сүз.

Шулай ук, Каталониянең “Барселона” такымы күрсәткечләрен мисалга китерик. Мәшһүр “Camp Nou” стадионы 99.354 кешене сыйдыра, ә “Барселона” уеннарына уртача 76.582 кеше килә. Каталония милли үзаңга корылган идеологик мәмләкәт булганга күрә футболга меңнәрчә, ә урам җыеннарына миллионнарча кеше җыела.

Казанның шул кадәр күп спорт такымнары халыкка кирәкмәгәч, алар кем өчен тир түгә дигән сорау туа.
XS
SM
MD
LG